Еш бирелүче сораулар
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә тамашачыларга нинди хезмәтләр күрсәтелә?
Объектта күрсәтелә торган хезмәтләр белән тулырак “Тамашачыларга” бүлегендә һәм рәсми мобиль кушымтада танышырга мөмкин.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә ничек барып җитәргә?
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә ничек барып җитү турында тулырак “Казан Экспо”га ничек барып җитәргә” бүлегендә һәм рәсми мобиль кушымтада белергә мөмкин.
Чемпионат объектларында тамашачылар өчен аерым үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бармы?
Чемпионат объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре “Билетлар” бүлегендә танышырга мөмкин.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә табылдыклар бюросы кайда урнашкан?
Табылдыклар бюросы A, B, C, D кластерларының мәгълүмат өстәлләрендә, аккредитация үзәгендә, шулай ук саклау камераларында урнашкан. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге картасы белән тулырак "Казан Экспо" картасы" бүлегендә яки рәсми мобиль кушымтада танышырга мөмкин.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә саклау камералары кайда урнашкан?
Саклау камералары һәр керү юлында янында бар: Gate 1 (G1), Gate 2 (G2), Gate 3 (G3), Gate 4 (G4) (платформадан чыгуга ук икенче каттагы Аэроэкспресс станциясе). “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге картасы белән тулырак "Казан Экспо" картасы" бүлегендә яки рәсми мобиль кушымтада танышырга мөмкин.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйберләр югалган/ табылган очракта нәрсә эшләргә?
Югалган/табылган әйберләр турында хәбәрләр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә урнашкан мәгълүмат өстәлләрендә кабул ителә: А кластерында 3 өстәл (1-3 блок), В кластерында 2 өстәл, С кластерында 2 өстәл, D кластерында 1 өстәл, аккредитация үзәге янында мәгълүмат палаткасы, һәм шулай ук Халыкара мәгълүмат үзәгендә икенче катта урнашкан аккредитация үзәгендә (Универсиада Авылы ур, 35 йорт). Моннан тыш, әйберләр югалуы/табылуы турында Lost.found@dspkazan.com электрон почтасына хәбәр итәргә мөмкин.
"Казань Арена" стадионына ничек барып җитәргә?
Ачылу һәм ябылу тантаналарын уздыру көннәрендә, юллар ябык булу сәбәпле, шәхси транспорт чараларын кулланмаска киңәш ителә. 16:00-18:30 сәгатьтә "Кәҗә бистәсе" метро станциясеннән "Казан Арена" стадионына кадәр түләүсез шаттл йөриячәк.
Ачылу һәм ябылу тантаналары объектына (“Казан Арена” стадионы) үз ризыгың һәм эчемлегең белән керергә мөмкинме?
“Казан Арена” стадионына ризык алып керү тыела; 500 мл азрак күләмле эчемлекләрне пластик завод савытларында гына алып керергә мөмкин.