Еш бирелүче сораулар
“Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә медицина ярдәме күрсәтеләчәкме?
“Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә медицина ярдәме күрсәтү өчен ашыгыч ярдәм кизү тора, мобиль медицина бригадалары һәм шулай ук медицина пунктлары эшли.
Компетенцияләр мәйданчыкларында кечкенә инцидент (кечкенә яра, бәрелүләр һ.б.) булган очракта беренче ярдәм күрсәтү аптечкаларын кулланырга мөмкин.
Медицина ярдәме бушлай күрсәтеләчәкме?
Кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү – бушлай, алга таба дәвалану медицина иминияте хисабына үткәрелә, яки акчалата сумнарда яки банк картасы белән түләнә.
“Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә медицина пунктлары кайда урнашкан?
А кластерында (1, 2, 3 блоклар), B кластерында (1, 2 блоклар), С, F, E кластерларында. “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге картасы белән тулырак "Казан Экспо" картасы" бүлегендә яки рәсми мобиль кушымтада танышырга мөмкин.
Worldskills Авылында медицина пунктлары кайда урнашкан?
Студентлар дәваханәсеннән кала, Авылның торак зонасында медпунктлар каралмаган. 1 августтан WorldSkills Авылының медицина үзәге эшли башлый. Эш вакыты: 8:00 – 20:00 (10 нчы августтан соң – тәүлек буе). WorldSkills Авылы картасы белән тулырак “Урнашу” бүлегендә танышырга мөмкин.