Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Vcom компаниясе икенче тапкыр WorldSkills дөнья чемпионатының партнеры булды Партнерлар 13.09.2019, 08:01 Узган 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында Vcom Education алтын партнер буларак чыгыш ясады һәм 14 компетенциягә булышлык күрсәтте һәм шуның белән җитди алгарыш ясады: Абу-Дабида узган 44 нче чемпионатта компания беренче тапкыр чыгыш ясады һәм нибары бер компетенциягә (“Мәгълүмати кабель челтәрләре”) ярдәм күрсәтте. WorldSkills Kazan 2019: җиңү! Партнерлар 11.09.2019, 07:41 Август аенда Россиядә беренче тапкыр “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды. WorldSkills Kazan 2019 хәрәкәт тарихында 45 нче дөнья чемпионаты иде, ярышларда 63 ил һәм төбәктән килгән 1354 яшь профессионал катнашты. Төп партнеры Heidelberg булган Print Media Technology (“Матбугатта басма технологияләр”) компетенциясендә Россиянең алтын медаль яулавы илнең полиграфия өлкәсе өчен зур горурлык булды. Әлеге компетенциядә Россия өчен чыгыш ясаган Елизавета Степанова беренче урынны Австриядән килгән катнашучы белән бүлеште, ә бронза медаль Швейцария җыелмасы әгъзасына эләкте. Worldskills International һәм 3М “Киләчәк хакына белем” исемле яңа уртак проект эшләтеп җибәрделәр Партнерлар 29.08.2019, 16:25 Worldskills International һәм 3М компаниясе яңа уртак белем бирү проекты – “Киләчәк хакына белем” программасын эшләтеп җибәрү хакында игълан иттеләр. Программа студентларга белем бирү процессын киңәйтү һәм тизләтүгә юнәлдерелгән, өр-яңа һөнәри материаллар кулланып уку мөмкинлеге бирә һәм яңа карьера офыклары ача. Программаны 2019 елның 24 августында Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатында анонсладылар. Яшь профессионаллар тотрыклы киләчәк яклы Партнерлар 29.08.2019, 16:20 WorldSkills International 3М, Glasurit һәм SATA белән берлектә “Автомобиль буяу” компетенциясе өчен Sustainable Practice Award конкурсы уздырдылар. Бүләккә Гонконг, Австралия һәм Франциядән килгән өч конкурсант лаек булды, алар ярышлар вакытында материалларны мөмкин кадәр азрак кулланып, шул ук вакытта иң яхшы нәтиҗәгә дә ирештеләр. Бүләкләү тантанасы 26 август көнне, Казанда узучы 45 нче дөнья чемпионаты тәмамлангач узды. Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр Волонтерлар 28.08.2019, 18:56 Бүген Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтер программасына йомгак ясадылар. Иң яхшы волонтерларны истәлекле бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләделәр. 12345...49