Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Илчеләр

Чемпионатның илчеләре  үз һөнәрләренең танылган, сәләтле һәм күренекле вәкилләре иде. Илчеләрнең профессиональ тәҗрибәсе, һичшиксез, эшче һөнәрләрне киңрәк таратуга өлеш кертте һәм яшьләр арасында һөнәри осталыкны ныгытуга булышлык күрсәтте.

Mask_Group_12248.png Аркадий Новиков

Аркадий Новиков

Пешекче, ресторан тотучы, телевизион тапшырулар алып баручы һәм эшмәкәр. Һөнәрдә уңышка хезмәт һәм тырышлык аша ирешеп булганын ул үзенең язмышы һәм шәхси үрнәге аша исбат итте

EuroSkills 2016 чемпионатында “Пешекче хезмәте” компетенциясендә катнашкан Кристина Терхулова Аркадий Новиков кулинар мәктәбе пешекчесе булып китте.

Мин Илче булырга тырышачакмын, “туй генералы” булып утырырга җыенмыйм. Үз үрнәгемдә пешекче, ресторатор һөнәрен, башка һөнәрләрне киңрәк таратырга омтылырмын.

Mask_Group_12250.png Владимир Чагин

Владимир Чагин

Легендар спортчы, дөньядагы иң титуллы узышчыларның берсе, йөк машиналары классында җиде тапкыр “Ралли Дакар” җиңүчесе, “КАМАЗ-Мастер” командасы пилоты. 2013 елдан алып “КАМАЗ-мастер” ярыш командасы җитәкчесе булып тора, 2015 елдан – “Ефәк юлы” Халыкара ралли проекты җитәкчесе.

Халыкара раллиларның беренчеләрендә Владимир Чагин техник ярдәм төркеме механигы буларак катнашкан.

Мин үз эшчәнлегем буенча квалификацияле кадрларга ихтыяҗны бик нык тоям. Безнең барлык уңышларыбыз һәм җиңүләребез – бик зур профессионаллар командасы: заводларда автомобильләрне проектлаучылар, инженерлар, җыючылар, электриклар, автослесарьлар һәм алардан һич тә ким булмаган башка күп кенә һөнәр ияләренең тырышлыгы нәтиҗәсе ул.

ambassador___Krikalev.jpg Сергей Крикалёв

Сергей Крикалёв

Космонавт, авиация спортчысы, югары пилотаж буенча халыкара класслы спорт мастеры, Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое

Космоска гомуми дәвамлылыгы 803 тәүлек булган алты очыш ясаган,  сигез тапкыр ачык космоска чыккан.

Космонавт эше эшче профессияләр белән бик нык бәйләнгән – элек космонавт профессиясе үзе дә шундый булып санала иде, анда күп кенә нәрсәләр космик корабль белән идарә һәм аның системаларын карап тоту белән бәйле. Космонавт кулы белән дә, башы белән дә эшли белергә тиеш – WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек һәм анда катнашу барышында егетләр нәкъ менә шунда камилләшәчәкләр дә инде.

ambassador_-_l_one.png Леван Горозия

Леван Горозия

Леван – үз иҗатын таныту өчен Интернетны файдаланып, Россия музыка базарында үзенең алдынгы урынын яулый алган Россия рэперы, Black Star лейблынының элеккеге резиденты. 2016 елда Леван чыгарган «Гравитация» альбомы, Apple компаниясенең редакциясе фикеренчә, елның иң яхшы рус телле пластинкасы буларак бәяләнде. “Cosmokot” шәхси кием-салымнар линиясе хуҗасы.

Леван WorldSkills Russia белән актив хезмәттәшлек итә һәм бу вакыт эчендә Абу-Дабидагы дөнья чемпионатында, Екатеринбургта узган WorldSkills Hi-Tech чемпионатында һәм Иннополиста (Татарстан Республикасы) узган Digital Skills чемпионатында катнашты.  

Әгәр бүген без яшьләргә һөнәр сайларга һәм кирәкле күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итсәк, иртәгә алар сөенә-сөенә һәм горурланып эшләячәкләр.

foto_Gudkov__kopiya.png Александр Гудков

Александр Гудков

Россия телевидениесе алып баручысы, актер, шоумен һәм сценарист. “Федор Двинятин” КВН командасы капитаны. 2013 елдан алып Александр Гудков “Вечерний Ургант” һәм Comedy Woman шоуларының даими катнашучысы, “Дамский клуб” һәм “Музыкальная студия Александра Гудкова” рубрикаларының сценарий авторы һәм алып баручысы.

2018 елда Александр Гудков “GQ человек года” премиясен тапшыру тантанасында Иван Ургант белән берлектә “Ел продюсеры” номинациясендә призга ия булды.

Эшче һөнәрләр бик мөһим. Без матди ихтыяҗларга тулы тормышта яшибез. Безгә дәваланырга да, ашарга да, ахыр чиктә, чәч алдырырга да кирәк бит. Аяк киемен төзәтергә, машиналар җитештерергә дә кирәк. Чемпионатның юлламасы миңа бик ошый, ул бик дөрес! Биредә төп геройларның яшьләр булуына шатланам. Алар – безнең киләчәк.

ambassador___Ivlev_2.png Константин Ивлев

Константин Ивлев

Россия шеф-повары. IVLEV group компаниясенә нигез салучы, “Капитал бизнес групп” концепт-шефы, Deli by Shell бренд-шефы. Кулинариягә багышланган китаплар һәм “Спросите повара”, “На ножах”, “Адская кухня”, “Съешьте это немедленно” һәм башка телетапшыруларны алып баручы. “Новая русская кухня” кулинария юнәлешенә нигез салучы. Гастрономнар француз гильдиясе әгъзасы, Россиянең профессиональ поварлары һәм кондитерлары федерациясе президенты

Константин Ивлев Vatel (Франция) мәктәбендә, Мишлен гиды буенча 2 йолдызга лаек булган Edsbacka Krog  ресторанында (Швеция), АКШтагы Сыер ите институтында, Хуан Мария Арзакның Мишлен гиды буенча 3 йолдызга лаек булган Arzak ресторанында (Испания) профессиональ стажировкалар узган.

Беренче чиратта, Илче чемпионат кыйммәтләрен алга этәрергә, ягъни эшче һөнәрләрне популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Мин бу эшне эшләүне дәвам иттерәчәкмен һәм кунакханә һәм ресторан бизнесы белән генә чикләнеп калмаска уйлыйм, миңа башка өлкәләр дә кызыклы. Теге яки бу тәҗрибә белән һәрвакыт уртаклашырга була, барысы да синең ни белән шөгыльләнүеңә бәйле: картина ясыйсыңмы, йорт төзисеңме, ризык әзерлисеңме – тәҗрибә белән уртаклашу кирәк.

Pokrovskaya.png Татьяна Покровская

Татьяна Покровская

Совет һәм Россия тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелмасының баш тренеры (1998 елдан башлап). Россия Федерациясе Хезмәт Герое (2014), Россия Федерациясенең атказанган физик культурасы хезмәткәре, Россиянең атказанган тренеры. Россиянең синхрон йөзү Федерациясе вице-президенты. СССРның нәфис гимнастика буенча спорт остасы

Татьяна Покровская җитәкчелеге астында синхрон йөзү буенча Россия җыелмасы 2000 елда Сиднейдагы, 2004 елда Афинадагы, 2008 елда Пекиндагы, 2012 елда Лондондагы һәм 2016 елда  Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында барлык алтын медальләрне яулады.

Иманым камил, WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты – яшьләрне үз өстендә эшләргә һәм камилләшергә этәрә торган искиткеч яхшы проект, ә әлеге сыйфатлар тормышның һәр өлкәсендә зур әһәмияткә ия. Ә иң мөһиме шунда,  WorldSkills хәрәкәте ярдәмендә укучылар һәм студентлар тормышта үз эшеңне дөрес сайлап алу, һөнәри өлкәдә үсү никадәр әһәмиятле булуын аңлыйлар. Мин Казанда оештырылган чараларда беренче тапкыр гына түгел, һәм бу юлы да барысы да иң югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Дөнья чемпионатында очрашуны түземсезлек белән көтәм, аның Илчесе булу – минем өчен мактаулы миссия.

tarasova_2.png Нина Тарасова

Нина Тарасова

Кондитер-рәссам, Ecole Nationale Superieure De La Patisserie (Ален Дюкасс һәм Ив Тюрье мәктәбе) тәмамлаган, күпмилләтле жюри составында күпсанлы һөнәри конкурслар катнашучысы, кондитер осталыгы өлкәсендә консультант, Niksya.ru популяр рецептлар сайты, Россия һәм чит ил журналларында кондитер баганалары авторы

Француз шоколады Cacao Barry, Австриянең аш бүлмәсе кирәк-яраклары компаниясе Bergner, француз пюресы Ravifruit, Испания компаниясе Sosa Ingredients һәм Мадагаскар ваниле Pure Vanilla Madagascar амбассадоры.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты илчесе булу –  минем өчен бик зур мәртәбә, чөнки яшьләргә ярдәм итү, аларны дөрес, “тәмле”, матур юлга бастыру – минем өчен бик кыйммәт. Минем дә кондитер сәнгате белән кызыксынучы кызым үсә. Минем өчен WorldSkills хәрәкәте катнашучыларына  мөмкин кадәр күп мәгълүмат, ярдәм, илһам бирү мөһим, һәм бу килеп чыксын өчен бар көчтән тырышачакмын.

tulynina_2.png Алиса Тулынина

Алиса Тулынина

Профессиональ визажист, кияүдәге хатын-кызлар арасында халыкара матурлык конкурсы Mrs. Globe 2019 җиңүчесе, Mrs. Russia International 2011 титулы иясе, Казандагы “АТ” макияж һәм стиль автор мәктәбенә нигез салучы

Татарстан Республикасында картлар йортларында ярдәм күрсәтүче “Картлык-шатлык” хәйрия хәрәкәте оештыручысы.

WorldSkills хәрәкәте миңа бик якын. Мин үзем профессиональ визажист һәм бу һөнәрдә инде 20 ел. Үз кулларың белән ни дә булса ясый торган һөнәр сайлау бик әйбәт. Үземнең яшь буынга үрнәк булырга тиешлегемне аңлыйм. Мин җанга ятышлы һөнәр сайларга кирәк дип саныйм, шул вакытта бар да килеп чыгачак. Сайлаганда ялгышмау бик мөһим, бу гадәттә еш була.

Melnik.png Владимир Мельник

Владимир Мельник

Россия шахтеры, РФ Хезмәт Герое, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы

2007 елда Мельник коллективы Россиядә күмер чыгару буенча 2 рекорд куйган: айлык – 522 мең тонн, еллык - 4,5  миллион тоннага якын.

Мин мөһим эш – илебездә һөнәри осталык, эшче һөнәрләр абруен күтәрү белән шөгыльләнүче командага кушылуыма бик шат. Бу тантанада булуыма да шат: монда үзләренең күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итүче һәм аны яшь буынга тапшыра алучы кешеләр җыелган. Хезмәтегез, мавыгучанлыгыгыз, һөнәргә тугрылыгыз һәм яңа нәрсәләр өйрәнергә теләвегез өчен рәхмәт.