Слоган
Чемпионатның слоганы SKILLS FOR THE FUTURE һәм ул тәрҗемәдә “Киләчәк синең кулыңда” буларак яңгырый. Слоган – реклама компаниясе компоненты гына түгел, ә чемпионатның рәсми хештегы да (#будущеевтвоихруках дип беленә).
Чемпионат логотибының төп график элементы булып биш интенсив сызыктан торучы уч төбе тора. Ул бөтен илләрнең яңа күнекмәләргә таба кулларын сузган яшьләрен гәүдәләндерә. Астарак чемпионатны кабул итүче шәһәр һәм аның уздырылу елы күрсәтелгән.
Киләчәк синең кулыңда
Чемпионатның слоганы SKILLS FOR THE FUTURE һәм ул тәрҗемәдә “Киләчәк синең кулыңда” буларак яңгырый. Слоган – реклама компаниясе компоненты гына түгел, ә чемпионатның рәсми хештегы да (#будущеевтвоихруках дип беленә).
Татар орнаментының киң таралган элементы булган һәм яңарышны символлаштыручы лалә чәчәге чемпионатның стиль булдыручы үзәк элементы булып тора.
zip Стиль булдыручы элементлар 5,184.97 KB 17.12.2017, 21:32Талисманнар Алтын и Алмаз
Чемпионатның талисманнары - Алмаз (Almaz) исемле малай һәм Алтын (Altyn) исемле кыз. Бу ике яшь профессионалның, легенда буенча, фәннең, техниканың һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә дә белмәгәннәре юк һәм алар уңышка ирешер өчен кирәкле барлык күнекмәләргә һәм белемнәргә дә ияләр.
Талисманнар яшьлекне, осталыкны, интеллектны һәм дуслыкны гәүдәләндерәләр. Алар үзләре үрнәгендә һәм Чемпионатның “Киләчәк синең кулыңда” слоганы белән барлык кешеләрне дә рухландырып торалар.
Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә уза торган 45 нче дөнья чемпионаты символикасын хокук иясенең ризалыгыннан башка куллану законсыз булып санала һәм үз артыннан Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында каралган граждан, җинаять/административ җаваплылыкны ияртә (хокук бозуның ни дәрәҗәдә булуына карап). Мондый мәсьәләләр буенча contact@worldskillskazan2019.com адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.