Future Skills
Future Skills – югары технологияле җитештерү һәм санлы икътисад шартларында сорала торган һөнәрләр буенча ярышу зонасы.
Future Skills зонасы эшчәнлегендә төп өлкәләр булып җитештерү һәм инженерлык технологияләре, мәгълүмати һәм санлы технологияләр, энергетика, медицина, авыл хуҗалыгы, транспорт, иҗат һәм дизайн тора торган “акыллы шәһәр” модуле буларак гәүдәләнде.
Future Skills зонасында шулай ук компетенцияләр тарихы һәм аларның үсеше трегы, шулай ук Россия Федерациясенең технологик үсешенең төп юнәлешләре белән танышу мөмкинлеген бирә торган интерактив зона да эшләде. Бирегә килүчеләр павильон буйлап интерактив сәяхәт кыла һәм бик тиз үзгәрә торган заманада карьера төзер өчен кирәк булачак Future Skills һөнәрләре һәм күнекмәләре турында күзаллау булдыра алды.
Future Skills компетенцияләре исемлеге белән әлеге бүлекнең “Компетенцияләр” битендә танышырга мөмкин иде.