Дроннар куллану
Чемпионатның барлык клиент группаларының хөрмәтле вәкилләре! Дрон һәм коптерлар (пилотсыз һава суднолары (БВС), пилотсыз очу аппратлары (БПЛА)) кулланып, фото-, видео төшерү авиация эшләренә каравына игътибар итүегезне сорыйбыз.
Россия Федерациясенең законнары нигезендә, мондый эшләр алып бару өчен Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) территориаль органының язмача рөхсәте таләп ителә (Татарстан Республикасы буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе).
Моннан тыш, киләсе органнарга язмача хәбәр итәргә кирәк:
· “Һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе” ФДУП филиалы “Татаэронавигация”;
· ТР буенча Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе (Росгвардия).
Очуга рөхсәтне шулай ук җирле үзидарә органыннан – Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетыннан алырга кирәк.
Пилотсыз һава суднолары, пилотсыз очу аппратлары белән тыелган зоналарда яки очу чикле булган зоналарда очу һәм төшерү тиешле рөхсәттән башка башкарылырга тиеш түгел. Әлеге зоналар белән биредә танышырга мөмкин.
Моннан тыш, очулар оештыру (шул исәптән дроннар белән) 2010 елның 11 мартында кабул ителгән 138 нче номерлы “Россия Федерациясенең һава территориясен куллану Федераль кагыйдәләрен раслау хакында” РФ Хөкүмәте карарында тәкъдим ителгән.