Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills
флагы эстафетасы

WorldSkills Флагы Эстафетасы – WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр үткәрелүче уникаль проект. Аның максаты – бар дөнья яшь белгечләрен берләштерү, шулай ук һөнәри күнекмәләрнең икътисад үсеше һәм шәхси уңыш өчен мөһим булуын күрсәтү.

22 август көнне WorldSkills Флагы “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә 45 нче дөнья чемпионатына Ачылу Тантанасы кысаларында килеп җитте. Төп сәхнәгә Флагны Champion Trust - WorldSkills хәрәкәтенең принципларын һәм кыйммәтләрен алга сөрүче WorldSkills Чемпионнары берләшмәсе әгъзалары алып чыкты.

 

27 август көнне Чемпионат ябылу тантанасы вакытында WorldSkills флагы киләсе оештыручы шәһәргә – Шанхайга (Кытай) тапшырылды.