Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills
флагы эстафетасы

WorldSkills Флагы Эстафетасы – WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр үткәрелүче уникаль проект. Аның максаты – бар дөнья яшь белгечләрен берләштерү, шулай ук һөнәри күнекмәләрнең икътисад үсеше һәм шәхси уңыш өчен мөһим булуын күрсәтү.

ХIХ Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале кысаларында Сочига флагны WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионатында “Веб-эшләнмәләр” компетенциясендә алтын медальгә ия булган, “The Best of Nation” (иң күп очколар җыйган милли җыелма команда вәкиле) исемен яулаган Константин Ларин алып кайтты. 21 октябрьдә “Medals Plaza”да, фестивальнең баш сәхнәсендә WorldSkills флагын рәсми кабул итү тантанасы узды һәм “WorldSkills Флагы Эстафетасы” проектына старт бирелде.