Оештыручылар
WorldSkills International
WorldSkills, яшь белгечләргә яңа тәҗрибә алу, сайлап алынган юнәлеш буенча ярышу, үз компетенциясендә иң яхшысы булу мөмкинлеген бирү максатыннан, яшьләрне, җитештерү тармагын һәм укытучыларны берләштерә.
Партнерлар, сәнәгать предприятиеләре, хакимият, волонтерлар һәм белем бирү учреждениеләре ярдәмендә WorldSkills һөнәри осталыкның традицион стандартларын, шулай ук дөнья күләмендә сәнәгать өлкәсендә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә күппрофильле техник белгечлекләр стандартларын күтәрүгә турыдан-туры тәэсир итә.
Һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендәге чемпионат һәр ике ел саен уздырыла һәм 60тан артык илдән 1300дән артык катнашучыны җәлеп итә. Дөньяның төрле почмакларыннан булган яшь егет-кызлар дәрәҗәле чемпионат медальләре өчен үз һөнәрләре буенча көрәшергә җыелалар. Ярышларда 56 компетенция тәкъдим ителә: анда тимер-томыр эшләнмәләреннән алып флористикага, кузовны төзекләндерү һәм автомобильнең иминлек системасына хезмәт күрсәтүдән алып кулинариягә кадәр булган юнәлешләр колачланачак.
Халыкара хезмәттәшлек һәм җитештерү тармаклары, хакимиятләр, оешмалар һәм институтлар арасындагы элемтәләрне үстерү нәтиҗәсендә WorldSkills, ярышлар, конференцияләр уздыру, уртак проектлар оештыру һәм тәҗрибә алмашу аша квалификацияле белгечләр кирәклеген һәм аларның өстенлеген күрсәтә.
WorldSkills яшь профессионалларга үз компетенцияләрендә иң яхшысы исеме өчен көрәшү мөмкинлеген бирә һәм бер үк вакытта һөнәри белем алуның яшьләр, җитештерү тармагы һәм җәмгыять өчен никадәр мөһим булуын ассызыклый.
WorldSkills - һөнәри осталыкны, шулай ук эшчеләрне, техник профессияләрне һәм хезмәт күрсәтүләр тармагын бар дөнья буенча үстерү һәм камилләштерү үзәге. 1950 елдан башлап WorldSkills яшьләргә һәм аларның әти-әниләренә, укытучыларга һәм эш бирүчеләргә безнең киләчәкнең бары тик кадрларны профессиональ әзерләүнең нәтиҗәле системасыннан торуын аңлатуга йөз тота. WorldSkills хәрәкәтенә дөньяның 20 иң зур икътисадый державалары һәм халык саны иң күп булган 5 ил кергән. Гомумән алганда, Җир шарының өчтән ике өлеше WorldSkills хәрәкәтен тәкъдим итә.
Рәсми сайт: www.worldskills.org