Казан
Казан – Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең өченче башкаласы, илдәге иң эре икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләрнең берсе. Россиянең Европа өлешендә, Мәскәүдән 820 км көнчыгышка таба, Идел елгасының сул ярында, аңа Казансу елгасы койган җирдә урнашкан. Мәдәни, дини һәм телләр күптөрлелеге гармониясендә шәһәрдә 1,2 млн кеше – 100 дән артык милләт вәкилләре яши. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте.