Казан
Инфраструктура
Шәһәрнең 1000 еллыгын, аннары 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру Казанга танымаслык булып үзгәрергә мөмкинлек бирде. Бөтендөнья студентлар уеннарына 30 яңа спорт һәм социаль объектлар төзелде, шулар арасында – Универсиада авылы (хәзер ул студентлар кампусы һәм халыкара ярышларда катнашучылар өчен тору урыны буларак кулланыла). Аэропортның яңа терминалы калкып чыкты, һава портын шәһәр үзәге белән тоташтыручы интермодаль тармак, яңа кунакханәләр, транспорт чишелешләре барлыкка килде. Тимер юл вокзалы, шәһәр юллары үзгәртеп корылды, яңа метро станцияләре ачылды.
Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен иҗтимагый шәһәр киңлекләре булдырыла һәм даими рәвештә яңартылып тора: яшел парклар һәм күпсанлы скверлар, яр буйлары.