Экспонентларга
Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты “KazanExpo” халыкара күргәзмәләр үзәге – күргәзмә чараларын уздыру буенча Россия территориясендәге иң зур инновацияле объект территориясендә узды.
Күргәзмәләр үзәгенең заманча инфраструктурасы һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең киң спектры экспонатлар брендларын иң яхшы шартларда тәкъдим итү мөмкинлеген бирә, ә компанияләрнең профессиональ профилен исәпкә алып төзелгән күргәзмәләр үзәге чарадан максималь нәтиҗә алырга ярдәм итте.
Экспонентларга күргәзмә мәйданының стандарт корылмасыннан (мәйданнары 15 кв.м, 25 кв.м, 50 кв.м, 100 кв.м булган күргәзмә стендлары) кала, аны индивидуаль дизайн-проект белән (мәйданы 25 кв.м дан башлап) эшләү мөмкинлеге дә тәкъдим ителде.
Заказ рәсмиләштерү һәм экспозицияне коруның төп көннәре:
- 2019 елның 01 июнь – стендка заказ бирүнең соңгы срогы;
- 2019 елның 27 июль – 1 август – өстәмә җиһазларга һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә заявка бирүнең соңгы срогы (заявка бирү срогы күрсәтелүче хезмәт төренә бәйле);
- 2019 елның 18 август – 21 август (14:00 кадәр) – кырый төзүчеләр стенд корды;
- 2019 елның 23 август – 26 август – Чемпионат ярышларын үткәрү вакыты;
- 2019 елның 28 август – 29 август – кырый төзүчеләр стендны сүтте.
Барлык сораулар буенча exhibitors@worldskillskazan2019.com адресына мөрәҗәгать итүегез соралды.