Мәдәни программа
Чемпионат компетенцияләрдәге мавыктыргыч ярышлар белән генә түгел, зур күләмле мәдәни чаралар белән дә сөендерде.
Театрларның иң яхшы спектакльләре, музейларның авторлык экскурсияләре, гадәти булмаган мастер-класслар, фестивальләр һәм шоу-программалар – шәһәр халкын һәм кунакларын шушы һәм башка күп нәрсәләр көтте.
Чемпионатның рәсми мәдәни программасы (22-27 август) берьюлы берничә популяр шәһәр мәйданчыкларын – Горький исем. Үзәк мәдәният һәм ял паркы, Горки-Әмәт урманы, Кабан күле яр буе, Бауман урамын колачлады.