Медицина
Казанда узучы “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты катнашучыларын медицина ярдәме белән тәэмин итү программасы үз эченә алды:
- Чемпионатның барлык объектларында медицина ярдәме белән тәэмин итү;
- Чемпионатта катнашучылар яшәгән урыннарда медицина ярдәме күрсәтү;
- Чемпионат ачылу һәм ябылу тантаналары вакытында медицина ярдәме белән тәэмин итү.
Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү - бушлай иде, алга таба дәвалау һәм диагностика катнашучының медицина иминияте хисабына каплана яки медицина хезмәте күрсәтелгәннән соң тулысынча түләнде (сумнарда яки банк картасы белән).
Чемпионат Объектлары
Чемпионат вакытында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә һәм “Казан Арена” стадионында кирәкле медицина җиһазлары, бәйләвеч материаллар, дару препаратлары булган медицина пунктлары эшләде.
WorldSkills Авылы
2019 елның 1-30 август көннәрендә WorldSkills Авылында медицина үзәге эшләде, анда аккредитацияләнгән һәр катнашучы мөрәҗәгать итә алды.
Ашыгыч медицина ярдәме
Ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакыру 030 яки 112 номерларын җыю аркылы башкарылды.
Иминият
Россия Федерациясе территориясендә булган вакытта пакет сатып алучы барлык катнашучыларның да (пакет алар өчен броньләштергән) гамәлдәге адекват комплекслы иминияткә (шул исәптән, медицина иминияте, милекне, тән җәрәхәтләреннән, граждан җаваплылыгын иминиятләштерү һ.б) ия булулары өчен җавап бирде.