Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Аккредитация

WorldSkills Kazan 2019 (алга таба WSK2019) системасында теркәлү Чемпионатның барлык катнашучылары өчен дә мәҗбүри иде.

Теркәлүне уңышлы узган очракта катнашучыга түбәндәгеләр бирелде:

  • aккредитация таныклыгы – 2019 елның 7 нче августыннан 2019 елның 7 нче сентябренә кадәр Россия Федерациясенең дәүләт чикләреннән узу хокукын бирә торган һәм өстәмә рәвештә виза рәсмиләштерүне таләп итми торган рәсми документ;
  • башкарыла торган функционал һәм катнашучының түләнгән пакеты нигезендә Чемпионат объектларына һәм сервисларына керү мөмкинлеген бирә торган аккредитация бейджы.

Аккредитация бейджлары аккредитация системасында теркәлү процедурасын вакытында һәм уңышлы узган катнашучыларга бирелде.

Аккредитация бейджлары гамәлдә булган (системада теркәлгән) паспортның төп нөсхәсен күрсәткән очракта гына бирелде.

Һәр аккредитация үзәге үзләренә беркетелгән клиент төркемнәренә хезмәт күрсәтте.

WorldSkills Авылында яшәүче катнашучылар өчен аккредитация үзәге

Тулырак мәгълүмат

Аккредитация үзәгендә хезмәт күрсәтелүче клиент төркемнәре:

WorldSkills Авылы торак комплексында яшәүче барлык клиент төркемнәре.

Урнашу урыны:

WorldSkills Авылы, Төп мәгълүмат үзәге, F блогы.

Эш көннәре һәм сәгатьләре:

  • 2019 елның 1-14 августы, 08:00-20:00.
  • 2019 елның 15-27 августы, тәүлек буе, килү графикасы нигезендә.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендәге аккредитация үзәге

Тулырак мәгълүмат

Аккредитация үзәгендә хезмәт күрсәтелүче клиент төркемнәре:

кунакханәләрдә яшәүче барлык клиентлар: делегация әгъзалары (экспертлар, баш экспертлар һәм баш эксперт урынбасарлары, тәрҗемәчеләр, күзәтүчеләр һәм делегациянең рәсми затлары), булачак оештыручылар вәкилләре, глобаль партнерлар һәм WSK2019 партнерлары, Конференциядә катнашучылар, экспонентлар, Медиа вәкилләре.

Урнашу урыны:

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге, PSA – G1 керү юлы янында.

Эш көннәре һәм сәгатьләре:

  • 2019 елның 1-14 августы, 08:00-20:00;
  • 2019 елның 15-27 августы, 07:00-21:00.

Оештыручылар вәкилләре, волонтерлар һәм подрядчы оешмалар өчен аккредитация үзәге

Тулырак мәгълүмат

Урнашу урыны:

WorldSkills Авылы, Е блогы, E203.

Эш көннәре һәм сәгатьләре:

2019 елның 1-27 августы, 08:00-20:00.

Әлеге аккредитация үзәгендә хезмәт күрсәтелүче клиент төркемнәренең бейджларын алу оешманың бер җаваплы заты (теркәлү процедурасын гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән зат) тарафыннан хезмәткәрләрнең ышаныч язуларын һәм паспорт күчермәләрен күрсәткән очракта башкарылды.

Аккредитация бейджын шәхси рәвештә алу каралмаган.