Ил чиген узганда
Барлык клиентлар төркемнәре өчен дә һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узган 45 нче дөнья чемпионатына рәсми килү һәм китүләр урыны булып “Казан”, “Шереметьево”, “Домодедово” һәм “Внуково” аэропортлары торды.
Евразия икътисадый союзы таможня чиге аша узып килгән затларга түбәндә бирелгән кулланманы өйрәнергә кирәклеге тәкъдим ителде:
- Шәхси кулланылыш өчен алган багажда товарлар алып керү-алып чыгу өчен кагыйдәләр һәм нормалар;
- Әгәр дә багаж авиаперевозчик тарафыннан юлда югалган һәм пассажир белән Казанга яки Мәскәүгә (таможня чиген узу пункты) килеп җитмәгән очракта пассажир таможня декларациясен тутырырга кирәк иде.
Әгәр дә багажда тулбокс/профессиональ җиһаз булган булса, бу хакта Оештыручыга яки таможня тикшерүе зонасында булган волонтерга әйтергә кирәк иде.