Ил чиген узганда
2015 елның 11 мартында кабул ителгән 1411п-П8 санлы Хөкүмәт гарантияләрен үтәү кысаларында, Евразия икътисады берлеге Советы тарафыннан Евразия икътисады комиссиясе Советының 2019 елның 29 мартында кабул ителгән 23 нче санлы “Махсус таможня процедурасы кулланыла торган товар категорияләре, мондый товар категорияләрен махсус таможня процедурасы астына кую шартлары һәм аны куллану тәртибе хакында” карары һәм Евразия икътисады комиссиясе Советының 2019 елның 29 мартында кабул ителгән 25 нче санлы “Ворлдскиллс” һөнәри осталык буенча рәсми халыкара ярыш чараларын үткәрү һәм оештыру максатында товар кертү (чыгару) хакында” карары, Евразия икътисады комиссиясе Коллегиясенең 2019 елның 14 маенда кабул ителгән 73 нче санлы “Инструкциянең 12 нче пунктына транспорт (ташу), коммерция документлары һәм (яки) башка документларны товарларга декларация сыйфатында куллану турында үзгәрешләр кертү” карары кабул ителде һәм рәсми сайтта басылды.
Басылган карарлар Евразия икътисады берлегенә кертелүче, бары тик “Ворлдскиллс” һөнәри осталык буенча халыкара ярыш чараларын (алга таба – Чемпионат) үткәрү өчен билгеләнгән чит ил товарларына һәм аларны махсус таможня процедурасы астына кую мөмкинлегенә, аккредитацияләнгән чит ил физик затларының Чемпионатка товар алып керү процедурасын гадиләштерүгә, товарларны махсус таможня процедурасы һәм реэкспорт процедурасы астына куйганда таможня декларациясе ясауны гадиләштерүгә кагылган иде.
Махсус таможня процедурасы астына Казан шәһәрендә узган “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты өчен билгеләнгән товарлар кертелә ала иде. Әлеге товарлар чара тәмамланганнан соң кире чыгарылды, шул ук вакытта чара үткәрелү вакытында тотыла/кулланыла алды. Моннан тыш, товарлар эксплуатация барышында үзләренең куллану үзенчәлекләрен югалту һәм аларны алга таба куллану өчен яраксыз дип тану аркасында утильләштерелергә мөмкин иде.
Махсус таможня процедурасы түбәндәге чит ил товарларына карата кулланылмады:
- акцизлы товарлар;
- кертүе тыелган товарлар;
- Граждан билгеләнешендәге радиоэлектрон чаралардан һәм югары ешлыклы җайланмалардан, шулай ук үз эченә шифрлаучы (криптографияле) чаралар алган товарлардан, Бердәм исемлекнең II бүлегенә кертелгән дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелеген (контролен) үтәргә тиешле продукцияләрдән (товарлардан) тыш, үзләренә карата рөхсәт тәртибе билгеләнгән товарлар.
Чит ил товарларын махсус таможня процедурасы астына урнаштыру шартлары булып саналды:
- таможня органнарына Чемпионат оештыручысыннан чит ил товарларының билгеләнеше хакында язмача раслау тәкъдим итү;
- товарларны урнаштыру срогы Чемпионат тәмамланган вакыттан алып 6 айдан да артык булырга тиеш түгел.
Таможня декларациясе ясаганда һәм товарларны махсус таможня процедурасы, шулай ук реэкспорт процедурасы астына куйганда товарларга таможня декларациясе сыйфатында декларант яки таможня вәкиле (брокер) транспорт (ташу), коммерция документлары һәм (яки) башка документлар кулланыла алды. Әлеге документлар белән бергә товарлар исемлеге дә бирелде.
Чит ил товарларын урнаштыруның башка үзенчәлекләре һәм шартлары Евразия икътисады берлеге Советы бастырган карарларда күрсәтелгән.
Тулаем алганда, Евразия икътисады комиссиясенең әлеге норматив хокук актларын кабул итүе Чемпионатны оештыру һәм үткәрү өчен кирәкле чит ил товарларын Россия территориясенә таможня пошлиналары һәм салым түләмичә алып керергә, делегация әгъзалары, катнашучы командалар, WorldSkills International Халыкара ассоциациясе делегацияләре, партнерлар һәм башка тәэмин итүчеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук башка аккредитацияләнгән затлар чит ил товарлары алып керү өчен оптималь шартлар тудырырга мөмкинлек бирде.
Хөкүмәт гарантияләре башкарылсын өчен Хөкүмәт түбәндәге норматив акт кабул итте - бу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 3 июнендә үз көченә кергән 703 нче санлы “Товар чыгару белән бәйле таможня операцияләре башкарган өчен таможня җыемнарын түләүдән һәм 2019 елда Казанда үткәрелүче “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү өчен билгеләнгән чит ил товарларына таможня пошлиналары, салымнар түләү буенча бурычларны үтәүне тәэмин итүне тәкъдим итүдән азат итү турында” карары.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең әлеге карары вакытлыча кертү (кертү хокукы) процедурасы кысасында, шулай ук товарларны реэкспортның таможня процедурасына урнаштырганда таможня җыемнарын түләмәү мөмкинлеге бирде. Шулай ук карар нигезендә вакытлыча кертү (кертү хокукы) процедурасы кысасында, шул исәптән, таможня транзиты таможня процедурасы нигезендә товарларны Россия Федерациясе территориясе буенча ташыган вакытта, “Ворлдскиллс” чемпионатын үткәрү өчен кертелүче чит ил товарларына таможня пошлиналары, салымнар түләү буенча бурычларны үтәүне тәэмин итүдә зарурлык юк иде.
Мондый ташламалы тәртип өчен оешма РФ Мәгариф министрлыгына гариза җибәрергә һәм товарлар күрсәтелгән максатлар өчен кертелү хакында раслама алырга тиеш иде. Раслама алу өчен гаризага товарлар исемлеген беркетү зарур иде. Алу процедурасы хакында тулырак Таможня йөкләрен/тулбоксларны ташу буенча кулланмадан белергә мөмкин иде.