Тантаналар
Ачылу тантанасы
Чемпионатның рәсми ачылу тантанасын телевизор караучыларны да кертеп, 140 миллионнан артык тамашачы күрде. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының иҗат коллективлары һәм танылган башкаручылар - Ёлка, Александр Панайотов, Ян Гэ, Therr Maitz инди-группасы катнашты.
22 август 2019 ел (пәнҗешәмбе):
- 16:30 – тамашачылар өчен "Казан Арена" стадионына керү юллары ачылу;
- 18:00 – интерактив программа;
- 19:00 – ачылу тантанасы башлану;
- 21:15 – ачылу тантанасы тәмамлану.
Тулыландырылган чынбарлык технологиясе Россиядә беренче тапкыр берничә дистә мең кешелек “Казан Арена” стадионында кулланылды һәм 360 градуска эшләде. Трибуналардагы тамашачылар үз гаджетлары ярдәмендә тантана өчен махсус эшләнгән WSK 2019 AR Experience кушымтасы аша AR-эффектларын карый алды. Экрандагы махсус сигналлар алдагы AR-эффект турында кисәтте. AR-эффектларны тулысынча телевизор һәм интернет-трансляция караучылар да күрде.
Игътибар! Барлык Android җайланмалары да тулыландырылган чынбарлык кушымтасын тотмый. Моннан тыш, җайланмада оригиналь тәэмин ителеш (“прошивка”) булырга, һәм җайланма интернетка тоташкан булырга тиеш.
AR технологиясен тотучы Android җайланмалары исемлеген биредә карарга мөмкин.
Ябылу тантанасы
Ябылу тантанасының төп вакыйгасы конкурсантларны алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләү булды (якынча 130 медаль тапшырылды). Төп бүләкләрдән тыш, югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучыларны “Югары осталык өчен медале”, Альберт Видал исемендәге премия һәм “Илнең иң яхшы вәкиле” медале белән билгеләп үттеләр. Чемпионат кагыйдәләре буенча, конкурсантлар һәм тамашачылар нәтиҗәләрне алдан белә алмый, шуңа аларны игълан итү һәрвакыт бик көчле эмоцияләр тудыра.
Чара кысаларында WorldSkills флагы киләсе чемпионатны оештыручы шәһәргә - Шанхайга тапшырылды. Чемпионат конкурсантларын һәм җиңүчеләрен котларга танылган артистлар Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, BRIO SONORES, шулай ук LOBODA һәм Филипп Киркоров килде.
27 август 2019 ел (сишәмбе):
- 16:30 – тамашачылар өчен "Казан Арена" стадионына керү юллары ачылу;
- 18:20 – интерактив программа;
- 19:00 – ябылу тантанасы башлану;
- 22:30 – ябылу ачылу тантанасы тәмамлану.
Билетлар
Тантаналарга билетларны биредә, шулай ук "Казан Арена" стадионы кассаларында алырга мөмкин (һәр көнне сәг. 10.00-19.00). Билет бәясе - 300-1000 сум. Тантаналарга билет алуга бәйле сораулар булган очракта, 8-800-600-62-83 номеры буенча call-центрга мөрәҗәгать итәргә мөмкин (8.00 алып 20.00 кадәр).
Файдалы мәгълүмат
Чемпионатка килүче барлык тамашачыларга "Билетлар" бүлегендә Чемпионат объектларында үз-үзеңне тоту һәм объектларга алып керергә һәм саклау камераларына тапшырырга тыелган предметлар исемлеге белән танышырга кирәк иде.
Игътибар! Стадион – ачык мәйдан, аның эчендәге температура урамныкына туры килә. Казандагы һава торышы шартларына бәйле рәвештә, җылы итеп киенү һәм су үткәрми торган әйберләр алу соралды. Таяк сыман кулчатырларны стадионга алып керү тыелды.
Тантаналар трансляциясе
Әгәр ачылу һәм ябылу тантаналарын ВГТРК "Россия 24" һәм ТРК "Татарстан - Яңа гасыр" (ТНВ) каналларыннан карарга мөмкин иде. Ачылу тантанасы - 22 август сәг. 19.30., ябылу тантанасы - 27 август сәг. 19:00 (ТНВ) һәм 21:00 (Россия 24). Тантаналарны шулай ук онлайн карап булды.
Ничек барып җитәргә
• 3 нче транспорт дамбасының әйләнеп уза торган күперендә ике юнәлештә дә;
• “Казан Арена” стадионы тирәсендә әйләнгеч юл;
• 3 нче транспорт дамбасы астында ике юнәлештә дә борылу юлы ;
• Ике юнәлештә дә С.Хәким урамы;
• Ике юнәлештә дә Чистай урамы;
• Чистай урамына квартал эчендәге юллардан чыгу юллары (Чистай ур., 85а һәм Чистай ур., 79)
• 22 августта сәг. 16:00 - 23:00
• 26 август сәг. 16:00 алып 27 август сәг. 01:00 кадәр
• 27 август сәг. 16.00 алып 28 август сәг 01.00 кадәр
Тантана көннәрендә 16:00-18:30 сәгатьләрдә тантанага килүчеләр өчен “Кәҗә бистәсе” метросыннан “Казан Арена” стадионына кадәр махсус бушлай шаттллар эшләячәк. Моннан тыш, бу көннәрдә Хөсәен Ямашев проспекты, Чистай һәм Декабристлар урамнары буенча җәмәгать транспорты эше көчәйтеләчәк.
Ачылу һәм ябылу тантаналарын уздыру көннәрендә шәһәр халкы һәм кунакларына шәхси транспортларын “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге, “XL”, “Мегастрой”, “Ривьера” сәүдә-күңел ачу үзәге, “Ак Барс” көрәш сарае янындагы парковкалар һәм “Татнефть Арена” ябык паркингында калдырырга мөмкин.