Хокукый мәгълүмат
Бу сайт (http://www.worldskills2019.com) Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының рәсми Интернет-сайты (алга таба – Сайт) булып тора.
Сайт материалларыннан һәм сервисларыннан файдалану Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нормалары белән көйләнә.
Сайттагы мәгълүматлардан файдалану турында
Сайттагы текст материалларын мәгълүмати максатларда гына файдаланырга ярый. Текстларны күчереп бастыру һәм ММЧларда цитата буларак китерү Сайтны матбугат чыганагы итеп күрсәткән очракта гына рөхсәт ителә. Интернет челтәре массакүләм мәгълүмат чаралары Сайтның Интернет битенең сылтамасын күрсәтергә тиеш. Күчереп бастырган (цитаталарга да кагыла) мәгълүматларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тыела.
Фотоматериаллардан, аудио һәм видеофрагментлардан, Сайтның аудиовизуаль һәм график эчтәлегеннән файдалану бары тик “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОнан алдан язмача ризалык алган очракта гына мөмкин.
Йөкләп алу өчен материаллар" бүлегендәге мәгълүматлардан файдалану турында
Сайтның “Йөкләп алу өчен материаллар” бүлегендә урнаштырылган барлык материаллар, шул исәптән фотоматериаллар, аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге аудио һәм видеофрагментлар бары тик “Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатын алга этәрү, оештыру һәм уздыру өчен коммерциячел булмаган (шәхси, танышу өчен, белем бирү өчен, тикшеренү һәм шундый төрдәгеләрдән кала) максатларда гына җәмәгатьчелек өчен ачык булып тора.
Материаллардан файдаланганда аларга нинди дә булса үзгәрешләр кертү, шул исәптән бирелү рәвешләрен үзгәртү, кыскарту, кабат эшкәртү тыела.
Материалларны коммерциячел максатларда файдалану бары тик “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОнан язмача ризалык алган очракта, язма рәвештә төзелгән килешүләр нигезендә генә мөмкин.
Бүлектәге материаллар башка очракларда кулланылганда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО тәртип бозучыны законнарда каралган гражданлык-хокукый, административ яки җинаять җаваплылыгына тартуны даулау хокукын үз артында калдыра.
Әлеге кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү тәртибе
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОның әлеге бүлектәге кагыйдәләрне теләсә кайсы вакытта берьяклы тәртиптә үзгәртергә хокукы бар.