Эшлекле программа
Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узган 45 нче дөнья чемпионаты кысаларында Казанда 2019 елның 23 нче августыннан 25 енә кадәр "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills Conference 2019 эшлекле программасы узды. Мәйданда Чемпионатта катнашучы яшь профессионаллар, WorldSkills хәрәкәтендә катнашучы 82 ил вәкилләре: сәясәтчеләр, эзләнүчеләр, индустриаль партнерлар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм үсеш институтлары вәкилләре икътисадый һәм технологик тенденцияләр турында, һөнәри әзерлек һәм хезмәт базары трансформациясе системаларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
WorldSkills Conference 2019: Skills for Change: Building Blocks for Impact конференциясенең беренче көннәре (23-24 август) эшлекле программа кысаларында киләчәк икътисадын кадрлар белән тәэмин итү өлкәсендә глобаль өндәүләргә һәм макрорегиональ карарлар кабул итүгә юнәлдерелгән. Конференциянең халыкара программасы дөнья күләмендәге иң яхшы практикаларны өйрәнү һәм алар белән уртаклашу, профессиональ элемтәләрне үстерү мәйданы булып тора.
Хәрәкәт тарихында беренче тапкыр эшлекле программаның милли трегы оештырылды. Үзгәрешләр лидерлары конкурс нигезендә сайлап алынды, аннан соң белем бирүнең милли эко-системасын үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен командалар формалаштырылды. Милли нигездә уздырылган конкурс җиңүчеләре иң яхшы дөнья практикаларына һәм экспертизага керү мөмкинлеген алды. Милли трек кысаларында эшнең өстәмә форматы оештырылды (3 нче көн – 25 нче август) – конференциядә катнашучылар игътибарларын үсеш проектларын эшләүгә һәм иң яхшы халыкара практикаларны милли әзерлек системасына имплементацияләүгә тупллады.
Эшлекле программага теркәлү тәмам. Барлык сораулар да индивидуаль рәвештә карала. Тулырак мәгълүмат артыннан conference.support@worldskillskazan2019.com электрон почтасына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Кызыксыну белдергәнегез өчен рәхмәт!