Казан Экспо
“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә узды.
“Казан Экспо” Чемпионат үткәрү өчен махсус төзелде. Объект “Казан” халыкара аэропорты янында урнашкан һәм 74,8 гектар мәйданны били.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге – ул халыкара дәрәҗәдәге күп функцияле күргәзмә комплексы, төрле форматтагы һәм катлаулыктагы халыкара һәм милли күргәзмәләр, конгресслар, форумнар һәм башка масштаблы чаралар үткәрү өчен заманча бизнес-арена.
Күргәзмәләр үзәгенең “Казан” халыкара аэропортына һәм Чемпионат конкурсантлары һәм экспертлары яшәгән WorldSkills Авылына якын урнашуы чарада катнашучыларны килү һәм транспортта йөртү өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итте.
“Казан Экспо” инфраструктурасы үз эченә түбәндәгеләрне ала:
- 26 000 м2 мәйданлы 3 күргәзмә павильоны;
- 3 000 урынлы заманча концертлар залы;
- утыздан алып биш йөз кешегә кадәр сыйдырышлы 35 конференц-зал;
- VIP-зона;
- парковка зонасы;
- фудкорт;
- күргәзмәләр үзәген аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән бәйләүче җир өсте юлы.
Комплекс территориясендә Чемпионат өчен махсус рәвештә 119 000 м2 мәйданлы өстәмә павильоннар һәм вакытлыча корылмалар төзелде.
Безнең контактлар
Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Выставочная урамы, 1
+7 (843) 567-22-99
expooffice@kazanexpo.ru