Бер мәктәп – бер ил
“Бер мәктәп – бер ил” (One School – One Country) – эшче профессияләрнең дәрәҗәсен үстерү, профориентацияне камилләштерү һәм мәдәни элемтәләр буенча белем бирү программасы. Программа 2007 елдан гамәлгә ашырыла.
“Бер мәктәп – бер ил” программасында Казан шәһәренең һәм Татарстан Республикасы Лаеш районының 58 уку йорты катнаша. 2019 елның 22 августында WSI әгъзалары булган илләрнең милли җыелмалары үзләре беркетелгән мәктәпләргә барып, үз илләре мәдәниятләре турында сөйләделәр, WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итүче илнең мәдәни үзенчәлекләре белән таныштылар, шулай ук уку йортларындагы балалар белән компетенцияләрнең берсе буенча интерактив мастер-класслар уздырдылар.
2019 елның 23-26 августында "Бер мәктәп - бер ил" прогаммасында катнашучы мәктәпләр укучылары “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә килеп, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын карадылар.
“Бер мәктәп – бер ил” белем бирү программасында үзләренең укучыларын WorldSkills хәрәкәтенә тартырга теләгән барлык РФ мәктәпләре катнаша алды. WorldSkills Kazan 2019 турында дәрес үткәрү өчен түбәндәге методик материаллардан файдаланырга мөмкин иде.