ММЧ өчен
Әлеге биттә чемпионатка аккредитацияләнгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре – чит илләр һәм Россия мәгълүмат агентлыклары, газеталар, журналлар, ТВ-каналлар, радиостанцияләр, Интернет-сайтлар, блоглар һ.б. вәкилләре, шулай ук делегацияләрдән коммуникацияләр менеджерлары өчен мәгълүмат бирелгән.
Әлеге мәгълүмат белән танышканнан соң туган сорауларны media@worldskillskazan2019.com электрон адресына юлларга мөмкин иде. Аккредитация узар алдыннан ММЧ вәкилләренә Чемпионатны уздырган чакта эш кагыйдәләре белән танышырга кирәк иде. Әлеге кагыйдәләр аккредитация узган ММЧ вәкилләре өчен мәҗбүри.
ММЧ вәкилләре өчен мәгълүмат яңартылып торды, әлеге биттәге яңартуларны күзәтеп бару соралды.
ММЧ өчен файдалы сылтамалар
- Медиа гиды
- Чемпионат фактлары һәм саннары
- Чемпионатның барлык видеолары
- “Flickr”да Чемпионат фотолары
- YouTube каналында Чемпионат видеолары
- Фото/видео куллану сәясәте
ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү
Чемпионатта катнашу өчен һәр ММЧ вәкиленә теркәлү процедурасын үтәргә кирәк иде. Аккредитация системасында теркәлү процедурасын уңышлы узганнан соң, Чемпионат объектларына керү өчен аккредитация бейджын алырга кирәк иде.
ММЧ вәкилләре аккредитация бейджын түбәндәге аккредитация үзәкләрендә ала алдылар:
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә аккредитация үзәге
Урнашу урыны: “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге (Россия, Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Выстовочная урамы, 1, PSA – G1 керү юлы янында (КПП 1))
ММЧ вәкилләре өчен эш көннәре һәм сәгатьләре:
- 20-21 августта: 09:30 – 18:00
- 22 августта: 08:00 – 17:00
- 23-26 августта: 08:00 – 20:00
- 27 августта: 08:00 – 17:00
- 28 августта: 10:00 – 18:00
WorldSkills авылында яшәүче катнашучылар өчен аккредитация үзәге
Урнашу урыны: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (Россия, Казан ш., WorldSkills Авылы, Төп мәгълүмат үзәге, F блогы)
WorldSkills авылында яшәүче делегацияләрдән коммуникацияләр буенча менеджерлар өчен аккредитация үзәгенең эш көннәре һәм сәгатьләре:
- 1-14 августта: 08:00 – 20:00
- 15-27 августта: килү графикасы нигезендә тәүлек буе
Игътибар! Аккредитация бейджлары анкеталары аккредитация системасында “АКТИВ” статусы белән торган ММЧ вәкилләренә генә бирелде.
Делегацияләрдән коммуникацияләр буенча менеджерлар вәкилләре аккредитация бейджларын алыр өчен анкеталары аккредитация системасында “АКТИВ” һәм “ТҮЛӘНГӘН” статусында торырга тиеш иде.
Аккредитация үзәгенә барыр алдыннан, WorldSkills 2019 аккредитация системасында теркәлү уңышлы узганга инануыгызны мөһим иде.
ММЧ вәкилләре өчен виза алу хезмәте
Халыкара ММЧ вәкилләренә виза рәсмиләштерү һәм Россия Федерациясенә үтү буенча тулырак Кулланма белән биредә танышырга мөмкин иде.
ММЧ вәкилләре өчен эш кагыйдәләре
Чемпионатка аккредитацияләнү бейджлары булган чит ил журналистлары Чемпионатны Казан шәһәре чикләрендә, шулай ук Казаннан читтә Чемпионат корылмаларында тулы күләмдә яктырту хокукына ия булдылар. Журналистлык эшчәнлеген, Казан шәһәре чикләреннән чыгып, Чемпионат объектларыннан читтә алып бару өчен һәм дөнья чемпионатын уздыру белән бәйле булмаган әйберләрне яктырту өчен чит ил журналистларына, Россия Федерациясе законнары нигезендә, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы аккредитациясен дә алырга кирәк иде.
Таможня процедураларын узганда ярдәм
Техник яки профессиональ кулланылыш өчен билгеләнгән җиһазларны керткәндә таможня чиген үтүнең льготалы режимы оештырылды. Моның өчен шәхси багажында югарыда атап үтелгән җиһазлар булган Медиа вәкилләренә үзе белән аккредитация системасыннан алып бастырылган анкета булу зарур иде.
Чемпионатта радиоэлектрон чаралар (алга таба – РЭЧ) куллану өчен, һәр РЭЧ кулланучыга мәҗбүри рәвештә радиоешлыклар яки радиоешлык каналлары куллануга рөхсәт, шулай ук РЭЧ теркәү турында таныклык алырга кирәк иде.
Радиоешлыклар куллануга рөхсәт алу өчен форма тутырырга һәм 2019 елның 2 августына кадәр radio@worldskillskazan2019.com электрон почтасына җибәрергә кирәк иде.
РЭЧ тулы исемлеген, шулай ук өстәмә мәгълүматны сылтамасы аркылы табарга мөмкин иде.
Каршы алулар - озатулар
Казанга килү һәм китү көннәрендә ММЧ вәкилләренең рәсми яшәү урыны булган "Ибис" кунакханәсендә яшәүче ММЧ вәкилләре өчен шәһәргә рәсми рәвештә килеп җитү урыныннан медиа кунакханәгә кадәр һәм киресенчә транспортлау оештырылды.
Әлеге хезмәттән файдаланыр өчен, ММЧ вәкилләренә 1 августка кадәр аккредитация системасында яшәү урынын – ММЧ урнашкан рәсми кунакханәне, шулай ук килү/китү датасын һәм вакытны күрсәтергә кирәк иде. Үзегезнең килү һәм китү даталарына төзәтмәләрне 14 августка кадәр кертергә мөмкин булды.
Әгәр медиа кунакханәдә яшәмәгәннәр, шулай ук 1 августка кадәр килү/китү датасын һәм вакытын күрсәтеп, килү пунктыннан шәһәр үзәгенә тәкъдим ителгән транспорт белән бара алдылар.
Урнаштыру
ММЧ вәкилләре ММЧ вәкилләре өчен каралган рәсми кунакханәдә – "Ибис" кунакханәсендә (Казан, Уң як Болак урамы, 43 йорт, к.1) номер броньлый алдылар. Медиа кунакханәнең өстенлеге булып Чемпионат узган көннәрдә "Казан Экспо" һәм "Ибис" кунаханәсе арасында йөри торган шаттллар булды.
Чемпионатны оештыручылар аккредитация узган ММЧ вәкилләренә "Ибис" кунакханәсендә номер броньлау мәсьәләләрендә ярдәм күрсәттеләр. Медиа кунакханәдә урыннар саны чикле иде. Әлеге сроклардан соң юлланган заявкалар бары тик урыннар калган очракта гына каралдылар. Номерны гарантияле броньлау өчен 2019 елның 22 июненә кадәр урын өчен түләү соралды.
ММЧ вәкилләре шулай ук Казанның теләсә-кайсы кунакханәсендә яши алды. Мондый очракта урыннар броньлауга ярдәм күрсәтелмәде.
Транспорт хезмәтләре
Чемпионат көннәрендә түбәндәге маршрутлар буенча медиа-шаттллар оештырылды:
- “Ибис” кунакханәсе – “Казан Экспо" – “Ибис” кунакханәсе;
- “Кәҗә бистәсе” метро станциясе – “Казан Экспо” – “Кәҗә бистәсе” метро станциясе;
- “Казан Экспо" – “Казан Арена» – “Ибис” кунакханәсе (тантана көннәрендә);
- “Казан Экспо" – “Казан Арена" – “Кәҗә бистәсе” метро станциясе (тантана көннәрендә).
Медиа үзәкнең мәгълүмат өстәлендә трансфер расписаниесе эленде. Моннан тыш, расписаниене биредә йөкләп алырга мөмкин иде.
Туклану
Аккредитация алган ММЧ вәкилләренә "Казан Экспо" медиа үзәгенә һәм "Казан Арена"да (тантаналар уздырыла торан көннәрдә) кофе-брейклар тәкъдим ителде.
“Казан Экспо” территориясендә, шулай ук тантаналар уза торган объектта – "Казан Арена" стадионында һәр кеше керә ала торган туклану зоналары оештырылды. Анда теләгән һәр кеше үз акчасына (акчалата яки карта белән түләп) кайнар һәм салкын кабымлыклар, снеклар, кайнар һәм салкын эчемлекләр ала алды. Исәп-хисап сумнарда ясалды.
Ачылу/ябылу тантаналары
Медиа аккредитация бейджы ачылу һәм ябылу тантаналары көннәрендә “Казан Арена” Медиа үзәгенә керү мөмкинлеге бирде. Чарага кадәр бер атна кала алдан чемпионатны яктырту өчен аккредитацияләнгән Медиа вәкилләре ачылу һәм ябылу тантаналарында рөхсәт ителгән позицияләр турында мәгълүмат бирелгән хат алдылар.
Медиа вәкилләре өчен медиа-трибунага, фото- һәм видеопозициягә, һәм шулай ук ябылу тантанасында “Җиңүчеләр даирәсе” интервью зонасына керү мөмкинлеге булды. Медиа вәкилләре шулай ук тантаналар вакытында алырга теләгән позицияләр турындагы сораулар белән “Казан Экспо” Медиа үзәгенең мәгълүматлар өстәленә мөрәҗәгать итәргә мөмкин иде. Фото- һәм видеопозициягә урыннар саны чикле булганга, мәгълүматлар өстәленә мөмкин кадәр иртәрәк сорау калдырырга кирәк иде. Шулай ук тантаналар барышында күчеп йөрү чикле булганлыктан, алдан урнашу урынын (медиатрибуна, фото- яисә видеопозиция) билгеләргә кирәк иде.
Ачылу тантанасына ике көн алдан Медиа вәкилләре үзләре алырга теләгән позицияләрен раслаган хат алды. Медиатрибунага билетларны “Казан Экспо” Медиа үзәгенең мәгълүматлар өстәленнән 13:00 сәгатькә кадәр алырга кирәк иде. 16:00 соң “Казан Арена” стадионының Медиа үзәгендә алырга мөмкин иде. Фото- һәм видеопозицияләре расланган Медиа вәкилләре жилетларны Ачылу тантанасы көнендә “Казан Арена” стадионында Медиабрифинг узган вакытта 17:00 сәгатьтә алдылар.
22 һәм 27 августта тантаналар расписаниесе:
- 16:00 – “Казан Арена” стадионына килү;
- 17:00 – Медиабрифинг, билетлар һәм жилетлар алу;
- 18:00 – “Казан Арена” стадионының утыру урыннарына һәм платформасына керү;
- 18:40 – Күңел ачу программасы;
- 19:00 – Ачылу/ябылу тантаналары.
Медиа-зоналар
Ярышлар уздырылган "Казан Экспо" үзәгендә "А" һәм "К" кластерлары арасында урнашкан уңайлы медиа-үзәк оештырылды. Аңа түбәндәгеләр керде:
- Мәгълүмат өстәле;
- ММЧ эше өчен 300 урынлык зона;
- Матбугат конференцияләре өчен 200 урынлык зал;
- Туклану һәм ял зонасы;
- Интервьюлар бүлмәсе.
Фото- һәм видеога төшү өчен бүлмә - студия;
Тантаналар уздырылган "Казан Арена"да түбәндәге медиа-зоналар булды:
- 100 урынга исәпләнгән уңайлы медиа-үзәк;
- Медиа-трибуна;
- "Җиңүчеләр даирәсе" интервью зонасы (бары тик ябылу тантанасы вакытында гына).
Делегацияләрдән коммуникацияләр менеджерлары өчен сервислар
Делегацияләрдән коммуникацияләр менеджерлары өчен сервислар сайланган һәм түләнгән пакетлар нигезендә тәкъдим ителде. Шулай ук, гамәлдәге аккредитация бейджы булган очракта, чемпионатның медиа зоналарына керү мөмкинлеге дә бирелде.