Казан
Спорт
Казан халыкара дәрәҗәдәге ярышларда ышанычлы чыгыш ясаучы күп кенә титуллы спортчылар һәм спорт клубларының өе булып тора. “Рубин” футбол клубы, “Ак Барс” хоккей клубы, “Зенит” һәм “Динамо” волейбол клублары, УНИКС баскетбол клубы, “Синтез” су тубы (ватерполо) клублары – бу спорт йолдызларының даны Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга таралган.
2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышлары уздырганнан соң Казан халыкара аренада яхшы таныла торган шәһәргә әверелде, һәм ул төрле дәрәҗәдәге спорт һәм спорттан тыш өлкәләрдәге чараларны уздыру өчен кызыклы урын була башлады.
2015 елның җәендә Казан Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатын кабул итте. 2017 елда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи белән беррәттән FIFAның Конфедерацияләр кубогы матчларын уздырды, ә 2018 елда Россиянең 11 шәһәре белән рәттән FIFAның футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итте.