Казан
Мәдәният
Татарстанның меңъеллык тарихлы башкаласы бай мәдәни тормыш белән яши. Ел саен Казанда эре халыкара фестивальләр уза: Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале, С.В.Рахманинов исемендәге классик музыка, “Аксёнов-фест” әдәбият фестивальләре, Халыкара мөселман киносы фестивале.
Казанда 9 театр, 34 дәүләт музее, хосусый галереялар, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы һәм 2 филармония эшли.