Оештыручылар
“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы
“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы Россиядә WorldSkills халыкара хәрәкәтенең рәсми вәкиле буларак чыгыш ясый һәм илнең барлык төбәкләрен дә колачлый.
2013 елдан башлап Россиядә ел саен эшче куллар өчен олимпиада – һөнәри белем бирү системасында белем алучы 16 яшьтән 22 яшькәчә булган яшь белгечләр арасында “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) чемпионатлары уздырыла. Бөтен Россиядән булган студентлар станокларда токарьлык эше буенча, эретеп ябыштыру, мехатроника, флористика, кузов ремонты, пешекчелек эше, столярлык эше, веб-дизайн һәм күп кенә башка компетенцияләр буенча ярышалар.
2014 елдан башлап “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында корпоратив чемпионатлар да оештыра. Ел саен предприятиеләрнең үз корпорацияләрендә иң яхшылары дип танылган хезмәткәрләре WorldSkillsHi-Tech сәнәгатенең югары технологияле тармакларында арадаш эшче профессияләр милли чемпионатлары кысаларында һөнәри осталыкта көч сынашалар. Анда “Роскосмос”, “Росатом”, “Ростех”, “Роснефть”, СТАН, ЕВРАЗ, Уралвагонзавод, ОАК, ЧТПЗ һәм башка корпорацияләр һәм холдинглар эшчеләре катнаша.
Һәр төбәктә Милли чемпионатлар финалы алдыннан һөнәри осталык буенча ел саен уздырыла торган конкурслар уздырудан тыш, WorldSkillsRussia колледжларны һәм техникумнарны тәмамлаучыларның йомгаклау аттестацияләренә күрсәтмә имтихан форматында халыкара стандартларны кертә, экспертлар берләшмәсен үстерү һәм мастерларның, укытучыларның һәм директорларның квалификацияләрен күтәрү аша һөнәри белем бирү системасына дөньядагы һәм үзебездәге иң яхшы практикаларны тиражлый.
Рәсми сайт: www.worldskills.ru