Оештыручылар
Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО халыкара һәм бөтенроссия чаралары уздыруда бик зур һәм бай тәҗрибәгә ия.
Дирекция тормышка ашырган проектлар югары бәяләнә, аларның иң әһәмиятлеләре – 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты, Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты, “Fair Play” халыкара премияләре тапшыру тантанасы, 2014, 2015 һәм 2019 елларда Һөнәри осталык буенча WorldSkills Russia илкүләм чемпионатлары һәм башкалар.
Дирекция Казанның 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына гариза кампаниясен әзерләүдә һәм уздыруда катнашты.
Дирекция Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” КБАО һәм “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия)” һөнәри җәмгыятьләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы белән берлектә 2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 енче дөнья чемпионатын уздыруга актив әзерлек эшләре алып бара.
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОны гамәлгә куючылар булып Россия Федерациясе Спорт министрлыгы йөзендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөзендә Татарстан Республикасы, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” муниципаль казна учреждениесе йөзендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге һәм “Россия студентлар спорт союзы” гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.
Рәсми сайты: www.dspkazan.com