Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills
флагы эстафетасы

WorldSkills Флагы Эстафетасы – WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр үткәрелүче уникаль проект. Аның максаты – бар дөнья яшь белгечләрен берләштерү, шулай ук һөнәри күнекмәләрнең икътисад үсеше һәм шәхси уңыш өчен мөһим булуын күрсәтү.

WorldSkills Kazan 2019 флагы Эстафетасының Россия этабы Россия Федерациясенең 24 субъектында узды. Флагны төбәк чемпионатларының ачылу һәм ябылу тантаналарында сәламләделәр, ул шулай ук көллиятләрдә, әйдәп баручы уку йортларында, җитештерү мәйданчыкларында, “WorldSkills Флагы Эстафетасы” күргәзмәсендә булды.