Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Россия төбәкләре — Волгоград

Волгоград

16 нчы ноябрь көнне WorldSkills флагы эстафетасы Волгоградта берничә мәйданда булды. Чемпионат талисманнары Алмаз һәм Алтын базасында “Ворлдскиллс Россия” союзының төбәк координацияләү бүлеге урнашкан Волгоград икътисадый-техник колледжында булдылар. Катнашучылар һәм экспертлар талисманнар кулыннан төбәк чемпионаты сертификатларын кабул итеп алдылар. Моннан тыш флагны Волгоград медицина колледжында һәм Волгоград төзелеш техникумында да сәламләделәр. 

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатын презентацияләү Волгоград өлкәсенең “Яшь профессионаллар” IV ачык төбәк чемпионаты ябылышы тантанасы кысаларында узды.