Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Россия төбәкләре — Улан-Удэ

Улан-Удэ

WorldSkills флагы 22нче февраль көнендә Бурятиядә булды – республика Эстафетаны кабул итүче төбәкләр исемлегендә. Флагны Улан-Удэда сәламләү тантанасы “Яшь профессионаллар” V төбәк чемпионаты ябылышы тантанасы кысаларында узды, ә бер көн алдан флаг Иволга дацанында – Россиядәге буддизм үзәгендә булган иде. Моннан тыш Улан-Удэда флагны саклаучылар Советлар мәйданында актив студентлар тарафыннан оештырылган махсус флешмобта да катнаштылар.