Илчеләр
Чемпионатның илчеләре үз һөнәрләренең танылган, сәләтле һәм күренекле вәкилләре иде. Илчеләрнең профессиональ тәҗрибәсе, һичшиксез, эшче һөнәрләрне киңрәк таратуга өлеш кертте һәм яшьләр арасында һөнәри осталыкны ныгытуга булышлык күрсәтте.
Леван Горозия
Леван – үз иҗатын таныту өчен Интернетны файдаланып, Россия музыка базарында үзенең алдынгы урынын яулый алган Россия рэперы, Black Star лейблынының элеккеге резиденты. 2016 елда Леван чыгарган «Гравитация» альбомы, Apple компаниясенең редакциясе фикеренчә, елның иң яхшы рус телле пластинкасы буларак бәяләнде. “Cosmokot” шәхси кием-салымнар линиясе хуҗасы.
Әгәр бүген без яшьләргә һөнәр сайларга һәм кирәкле күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итсәк, иртәгә алар сөенә-сөенә һәм горурланып эшләячәкләр.
Александр Гудков
Россия телевидениесе алып баручысы, актер, шоумен һәм сценарист. “Федор Двинятин” КВН командасы капитаны. 2013 елдан алып Александр Гудков “Вечерний Ургант” һәм Comedy Woman шоуларының даими катнашучысы, “Дамский клуб” һәм “Музыкальная студия Александра Гудкова” рубрикаларының сценарий авторы һәм алып баручысы.
Эшче һөнәрләр бик мөһим. Без матди ихтыяҗларга тулы тормышта яшибез. Безгә дәваланырга да, ашарга да, ахыр чиктә, чәч алдырырга да кирәк бит. Аяк киемен төзәтергә, машиналар җитештерергә дә кирәк. Чемпионатның юлламасы миңа бик ошый, ул бик дөрес! Биредә төп геройларның яшьләр булуына шатланам. Алар – безнең киләчәк.