Илчеләр
Чемпионатның илчеләре үз һөнәрләренең танылган, сәләтле һәм күренекле вәкилләре иде. Илчеләрнең профессиональ тәҗрибәсе, һичшиксез, эшче һөнәрләрне киңрәк таратуга өлеш кертте һәм яшьләр арасында һөнәри осталыкны ныгытуга булышлык күрсәтте.
Константин Ивлев
Россия шеф-повары. IVLEV group компаниясенә нигез салучы, “Капитал бизнес групп” концепт-шефы, Deli by Shell бренд-шефы. Кулинариягә багышланган китаплар һәм “Спросите повара”, “На ножах”, “Адская кухня”, “Съешьте это немедленно” һәм башка телетапшыруларны алып баручы. “Новая русская кухня” кулинария юнәлешенә нигез салучы. Гастрономнар француз гильдиясе әгъзасы, Россиянең профессиональ поварлары һәм кондитерлары федерациясе президенты
Беренче чиратта, Илче чемпионат кыйммәтләрен алга этәрергә, ягъни эшче һөнәрләрне популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Мин бу эшне эшләүне дәвам иттерәчәкмен һәм кунакханә һәм ресторан бизнесы белән генә чикләнеп калмаска уйлыйм, миңа башка өлкәләр дә кызыклы. Теге яки бу тәҗрибә белән һәрвакыт уртаклашырга була, барысы да синең ни белән шөгыльләнүеңә бәйле: картина ясыйсыңмы, йорт төзисеңме, ризык әзерлисеңме – тәҗрибә белән уртаклашу кирәк.