Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Worldskills International һәм 3М “Киләчәк хакына белем” исемле яңа уртак проект эшләтеп җибәрделәр

Партнерлар

29.08.2019, 16:25

Worldskills International һәм 3М компаниясе яңа уртак белем бирү проекты – “Киләчәк хакына белем” программасын эшләтеп җибәрү хакында игълан иттеләр. Программа студентларга белем бирү процессын киңәйтү һәм тизләтүгә юнәлдерелгән, өр-яңа һөнәри материаллар кулланып уку мөмкинлеге бирә һәм яңа карьера офыклары ача. Программаны 2019 елның 24 августында Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатында анонсладылар.

3М программага $80,000 күләмендәге хәйрия взносы белән ярдәм күрсәтә.

“Белем бирү программаларын финанаслау, аеруча STEM (фән, технологияләр, инжиниринг һәм математика) юнәлешен, 3М компаниясенең төп приоритетларының берсе булып тора. Шулай итеп без фәннең әһәмиятлеге хакында хәбәрдарлыкны арттырабыз, чөнки ул Worldskills ярышларына кертелгән күп кенә һөнәрләрнең нигезе булып тора”, - ди 3М компаниясенең тотрыклы үсеш буенча директоры Маурин Толен.

“Экологик, икътисади һәм социаль тотрыклылык өлкәсендә партнерлык мөнәсәбәтләре безнең максатчан аудиториябез – студентлар өчен эшләячәк модель һәм стратегияне төзүдә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен бик мөһим. Технологияләр безгә яшьләребезгә белемне бик нәтиҗәле һәм икътисади яктан отышлы итеп тапшырырга һәм аны үстерергә мөмкинлек бирде. Мәсәлән, мөмкин кадәр күбрәк студентларны колачлау өчен проект үз эченә онлайн-инструмент ала ала”, - дип белдерде WorldSkills International оешмасының башкарма директоры Дэвид Хоуи.

“Белем бирү программасы кысаларында студентлар заманча технологияләр һәм иң яхшы техник экспертизадан файдалана алачак, бу аларга үз һөнәри осталыкларына өйрәнү һәм зур ихтимал белән үз карьераларында уңышка ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Индустрияләр даими үзгәреп тора, һәм белгечләрне аларның һөнәри юлларына сыйфатлы әзерләр өчен, белем бирү программасы да базар шартларына яраклашырга тиеш. “Киләчәк хакына белем” программасы хәзерге кадрлар әзерлеге дәрәҗәсе һәм базарның киләчәк таләпләре арасындагы аерманы җиңүгә юнәлдерелгән”, - дип билгеләп узды 3М компаниясенең вице-президент һәм авторемонт юнәлеше буенча генераль директоры Дэйв Гюндерсон.

Проект WorldSkills дөнья чемпионаты үтүче илләрдә узачак. Россия бу проект уздырылучы беренче ил булачак, ул 2019-2020 елларда гамәлгә ашырылачак.

Компания инде күп еллар дәвамында WorldSkills инициативасына теләктәшлек күрсәтә һәм 2019 елда Казанда узган дөнья чемпионатының глобаль индустриаль партнеры иде.

3М компаниясе

3М компаниясе  һәр көнне тормышны яхшырту өчен фән казанышларын куллана. Компаниянең 93 000 артык хезмәткәре кешеләргә булышучы технологияләр өстендә эшли. 2018 елда 3М компаниясенең сату күләме 33 млрд. АКШ долларын тәшкил иткән. 3М тормышка ашырган фәнни чишелешләр турында күбрәк  www.3mrussia.ru сайтында белергә мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354 конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте