Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019: җиңү!

Партнерлар

11.09.2019, 07:41

1/2

Август аенда Россиядә беренче тапкыр “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узды. WorldSkills Kazan 2019 хәрәкәт тарихында 45 нче дөнья чемпионаты иде, ярышларда 63 ил һәм төбәктән килгән 1354 яшь профессионал катнашты. Төп партнеры Heidelberg булган Print Media Technology (“Матбугатта басма технологияләр”) компетенциясендә Россиянең алтын медаль яулавы илнең полиграфия өлкәсе өчен зур горурлык булды. Әлеге компетенциядә Россия өчен чыгыш ясаган Елизавета Степанова беренче урынны Австриядән килгән катнашучы белән бүлеште, ә бронза медаль Швейцария җыелмасы әгъзасына эләкте.

Heidelberg һәм WorldSkills: күптәнге хезмәттәшлек

Heidelberg компаниясе “Print Media Technology” компетенциясенең спонсоры сыйфатында 2006 елдан бирле чыгыш ясый, полиграфия җайланмалары һәм чыгым материаллары белән тәэмин итә, шулай ук чемпионатларда катнашучыларга белем бирүдә булышлык күрсәтә. Шулар ярдәмендә дөньяның бар почмагыннан килгән иң яхшы басмачылар Heidelberg һәм концернның партнер компанияләре җитештергән иң заманча машиналарда ярышалар. WorldSkills Kazan 2019 кысаларында Heidelberg чараның агалтын партнеры һәм “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясенең спонсоры булып чыгыш ясады. Чемпионатка әзерләнүдә “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлегенең рәсми партнеры статусы алган “Рико Рус” компаниясе дә катнашты.

Безнең чемпион!

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты нәтиҗәләре буенча “Print Media Technology” компетенциясендә катнашкан Россия җыелмасы әгъзасы Елизавета Степанова алтын медаль яулады. Елизавета “Кәгазь һәм картоннан эшләнмәләр җитештерү” белгечлеге буенча Иван Федоров исемендәге Мәскәү нәшрият-полиграфия көллиятендә урта һөнәри белем алган. Бүген ул укуын Мәскәү политехника университетының (элеккеге МГУП) Югары матбугат һәм медиаиндустрия мәктәбендә дәвам итә. Елизавета сүзләренә караганда, WorldSkills хәрәкәтендә катнашу һәм ярышлта җиңү аңа күп нәрсә биргән – уникаль аралашу күнекмәләре, яңа һөнәри белем, күп санлы дуслар, һәм иң мөһиме, үз-үзенә ышаныч. “Хәзер мин миңа ахыргача көрәшергә ярдәм итәргә булышачак күнекмәләргә һәм рух көченә ия булуымны беләм”, - ди Елизавета. Моннан тыш, чемпионаттан соң ул “Белем бирү җитештерүе остасы” вазифасында эшләү хакында тәкъдим алды. Елизавета зур горурлык белән WorldSkills Russia хәрәкәтендә остаз сыйфатында калачагын һәм 2021 елда Шанхайда (Кытай) узачак дөнья чемпионатының булачак конкурсантларын әзерләүдә катнашачагын сөйләде.

Без Елизаветадан ул күнекмәләр һәм ярышлар вакытында кичергән хисләр, һәм шулай ук киләчәк планнары хакында сорадык. “Күнекмәләр вакытында минем өчен иң авыры – Россиядән дөнья чемпионатына баручы катнашучыны сайлау һәм билгеләүне көтү иде. Алга таба ни булачагын белмичә, миңа күнекмәләр ясарга, эшләргә, үз уңышыма ышанырга кирәк иде. Әгәр дүрт ярыш көне хакында әйтсәк, берәр нәрсә килеп чыкмаганда җиңелмәү кайвакыт бик авыр иде: мондый вакытларда ихтыяр көчен тупларга, үзеңне иртәгә яңа көн булачагына, һәм барысын да дөрес эшләячәгемә ышандырырга кирәк иде.

“Ә иң шатлыклы вакыйгалар турында әйтсәк, иң беренчесе - чемпионат ачылу вакытында Россия җыелмасы белән бергә “Казан Арена” стадионында үзебезнең чыгу чиратын көтү иде. Бу тапшырып буллмаслык хисләр – син безнең команданы сәламләгән кешеләрнең кул чабуларын ишетәсең һәм аларның энергиясен тоясың”, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашуын дәвам итә Елизавета. – һәм, әлбәттә, искиткеч хисләрне мин ахыргы нәтиҗәне игълан итүгә бер секунд кала, һәм алтын медаль алуымны белгән мизгелдә кичердем”.

WorldSkills Россиядә: бары алга!

Эса Сааринен, “Гейдельберг-БДБ” генераль директоры, Heidelberg Балтика һәм Финляндия җитәкчесе “Информацион һәм коммуникацион технологияләр” блогы компетенцияләрендә җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты, шул исәптән басмачылар арасында җиңүчеләргә медальләр тапшырды. Соңрак Сааринен әфәнде үз кичерешләре белән уртаклашты: “Беренче чиратта, ярышлар үткәрү өчен барлык объектлар да бик нык кыска вакыт эчендә төзелүе миндә зур тәэсирләр калдырды.  Икенчедән, җирле һәм халыкара WorldSkills оешмалары югары дәрәҗәдә эшләделәр, һәм чаралар авырлыкларсыз үтте. Бу бик зур казаныш! Чемпионат чыннан да Олимпия уеннары кебек, катнашучыларның үзләрен спорт ярышларында кебек тотуларын күрү сөендерде”.

“Киң аудиториягә күрсәтерлек форматта тәкъдим ителгән төрле һөнәрләрне күзәтү бик кызык иде”, - дип дәвам итә Сааринен әфәнде. – Яшьләргә кул хезмәте кулланучы күп кенә һөнәрләрдә аларны кызыклы киләчәк көтүен күрсәтү сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәләре өчен бик актуаль. Бу бик мөһим дә, чөнки бүгенге массакүләм мәгълүмат чаралары төп игътибарны “бары тик” IT һәм аның белән бәйле өлкәләргә юнәлтә”.

 Хәзерге вакытта WorldSkills хәрәкәтенә Россиядә дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм ителә. Казанда узган чемпионатта Россия Президенты Владимир Путин; Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев; Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова; Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Россия Президенты сүзләренә караганда, WorldSkills хәрәкәте үз алдына куя торган максатлар Россиянең һөнәри белем бирү системасы өчен актуаль. Беренче канал Владимир Путинның чемпионаттагы чыгышыннан цитата китерә: “Аеруча яшьләр өчен мондый чаралар оештырудан да мөһимрәк һәм кызыклырак нәрсә белмим. Без Россиядә һөнәри әзерлек системасын бүгенге һәм иртәгәге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртеп корырга тырышабыз”.

WorldSkills хәрәкәте һәм аның Heidelberg белән хезмәттәшлеге хакында

WorldSkills International (WSI) – халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның төп максаты – бар дөньяда халыкара ярышлар үткәрү юлы белән эшче һөнәрләрне популярлаштыру, шулай ук һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын һәм стандартларын күтәрү.

Heidelberg концерны күп еллар дәвамында WorldSkills International белән хезмәттәшлек итә һәм Германиядә WorldSkills хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе булып тора. Казанда узган чемпионат кысаларында Heidelberg төп вакыйганың агалтын партнеры, шулай “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясенең спонсоры һәм төп партнеры иде. Компания әлеге компетенциядә катнашучыларны җиһазлар һәм чыгым материаллары белән тәэмин итте.

WorldSkills экспертлары җитәкчелеге астында конкурсантлар “Гейдельберг-БДБ” профильле уку йортларында (Л.Б. Красин ис. Мәскәү күппрофильле техникумы һәм И. Федоров ис. Мәскәү нәшрият-полиграфия көллияте) урнаштырган офсетлы Speedmaster SX 52 машиналарында шөгыльләнделәр.  Цифрлы Versafire EV (Ricoh C7200X) машинасында күнекмәләр “Рико Рус” компаниясенең Россия вәкиллеге офисында узды.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте