Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Vcom компаниясе икенче тапкыр WorldSkills дөнья чемпионатының партнеры булды

Партнерлар

13.09.2019, 08:01

Узган 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында Vcom Education алтын партнер буларак чыгыш ясады һәм 14 компетенциягә булышлык күрсәтте һәм шуның белән җитди алгарыш ясады: Абу-Дабида узган 44 нче чемпионатта компания беренче тапкыр чыгыш ясады һәм нибары бер компетенциягә (“Мәгълүмати кабель челтәрләре”) ярдәм күрсәтте.

WorldSkills Kazan 2019 кысаларында Vcom тулы бер рәт компетенцияләр өчен эшче станцияләр урнаштырды, кабель челтәрләре сузды һәм кирәкле материаллар белән тәэмин итте. Алар арасында “Бизнес өчен программалы чишелешләр”, “Веб-технологияләр”, “Челтәр һәм система администраторлыгы”, “График дизайн”, “Болытлы хисаплаулар” һәм “Мәгълүмати иминлек” бар.

“Челтәр һәм система администраторлыгы”, “Машина ярдәмендә укыту һәм зур күләмле мәгълүматлар”, “Квант технологияләре”, “Биналарны мәгълүмати модельләштерү (BIM)”  һәм “Тормыш циклы белән идарә итү” компетенцияләре буенча WorldSkills Junior һәм Future Skills блоклары да кирәкле җайланмалар һәм материаллар алдылар.

Казанда чемпионат үткәрү вакытында Vcom компаниясе MR HoloLens  дип исемләнгән яңа программа тәэмин ителеше системасы, бәяләү һәм күнекмәләргә өйрәтү системасын эшләтеп җибәрделәр. Тәкъдим ителгән софт компаниянең милли һәм халыкара WorldSkills чемпионатлары вакытында туплаган тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән. Система Шанхай электроника һәм мәгълүмат техник институты белән берлектә эшләнгән һәм Япониянең политехник университеты профессоры Такуо Кикучиның тикшеренүләр һәм эшләнмәләре нәтиҗәләренә нигезләнгән.

WorldsKills Kazan 2019 дөнья чемпионаты тәмамланганнан соң компания WorldSkills International белән Мәгълүмати челтәр кабель белем бирү үзәге һәм Кытайда TVET хезмәттәшләре белән программа алмашу кебек проектларда техник һәм һөнәри белем (TVET) юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне дәвам итәчәк.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте