Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Яшь профессионаллар тотрыклы киләчәк яклы

Партнерлар

29.08.2019, 16:20

WorldSkills International 3М, Glasurit һәм SATA белән берлектә “Автомобиль буяу” компетенциясе өчен Sustainable Practice Award конкурсы уздырдылар. Бүләккә Гонконг, Австралия һәм Франциядән килгән өч конкурсант лаек булды, алар ярышлар вакытында материалларны мөмкин кадәр азрак кулланып, шул ук вакытта иң яхшы нәтиҗәгә дә ирештеләр. Бүләкләү тантанасы 26 август көнне, Казанда узучы 45 нче дөнья чемпионаты тәмамлангач узды.

Sustainable Practice Award  проекты төрле һөнәрләр арасында тотрыклы үсеш принципларын алга этәрүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар биремне материаллар, су һәм энергияне мөмкин кадәр нәтиҗәле куллананып үтәргә тиешләр. “Тотрыклы үсеш WorldSkills өчен җитди тема. WorldSkills Абу Даби 2017 чемпионатыннан соң без бу бүләкне икенче тапкыр тапшырабыз, ул катнашучыларда экологик алымнар үстерүгә,  аны үзләренең эшләрендә куллануны дәвам иттерүгә юнәтелгән. Без күп партнерларыбыз һәм спонсорларыбыз бу инициативага теләктәшлек күрсәтүенә шат. Тотрыклы үсеш практикасы һәм аның өчен бүләк WorldSkills чемпионатларының күп компетенцияләренә кертелер дип ышанам”, - ди WorldSkills International оешмасының спонсорлык һәм партнерлык буенча директоры Александр Амири.

“Бу бүләк кулланучы материаллар, сәламәтлек һәм иминлек, мәгариф, конкуренция үсеше, калдыкларны киметү, әйләнә-тирәгә карата сакчыл мөнәсәбәт өлкәсендәге тотрыклы үсеш сораулары буенча хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән алымның бер өлеше булып тора. Дөрес материаллар сайлау, аларны кабат куллану һәм калдыкларны киметү кешелекнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә җитди өлеш кертеп, экологик җаваплылыкны һәм икътисади уңышны берләштерергә мөмкинлек бирә.

“Безнең киләчәгебез тотрыклы үсеш белән бик нык бәйләнгән. Бу яшьләр тарафыннан башкарылган эш таң калдырырлык. Алар үзләренә йөкләнгән бурычны оста һәм тиз башкарылуның гына түгел, ә нәтиҗәгә мөмкин кадәр азрак материал һәм ресурс кулланып ирешүнең мөһимлеген күрсәттеләр. Алар  уңышка минималь ресурслар белән ирешү мөһимлеген күрсәтүче үзенчәлекле чемпионнар”, - дип билгеләп узды 3М компаниясенең тотрыклы үсеш буенча директоры Маурин Толен.

“BASF һәм Glasurit  өчен тотрыклы үсеш принциплары без эшләгән һәр нәрсәнең нигезендә ята. Шуңа күрә WorldSkills хәрәкәтенең бу проектына без шатланып теләктәшлек күрсәтәбез. Хәзерге вакытта тотрыклы үсеш – бар дөнья буенча беренче номерлы компетенция”, - дип ассызыклап узды BASF компаниясенең авторемонт эмальләре бүлекчәсе вице-президент Роар Золберг.

Sata компаниясенең сатулар буенча директоры  Йорн Стоивер тотрыклы үсеш аларның компаниясе өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. Моның сәбәбе – тотрыклы үсеш клиентларның кеременә йогынты ясауда, чөнки ул продуктларны исраф итмәскә һәм табигатьне сакларга булыша.

Sustainable Practice Award инициативасы беренче тапкыр  WorldSkills Абу Даби 2017 чемпионатының “Автомобиль буяу” компетенциясе кысаларында уздырылды һәм Казанда узган 45 нче дөнья чемионатында да дәвам иттерелде.

3М компаниясе

3М компаниясе  һәр көнне тормышны яхшырту өчен фән казанышларын куллана. Компаниянең 93 000 артык хезмәткәре кешеләргә булышучы технологияләр өстендә эшли. 2018 елда 3М компаниясенең сату күләме 33 млрд. АКШ долларын тәшкил иткән. 3М тормышка ашырган фәнни чишелешләр турында күбрәк  www.3mrussia.ru сайтында белергә мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда узды. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 354 конкурсант 56 компетенциядә ярышты.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте