Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Казанда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр Волонтерлар 28.08.2019, 18:56 Бүген Казанда һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтер программасына йомгак ясадылар. Иң яхшы волонтерларны истәлекле бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләделәр. WorldSkills Авылында чит иллләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын сәламләделәр Волонтерлар 18.08.2019, 15:09 Бүген WorldSkills Авылында чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын сәламләү тантанасы узды.Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, WorldSkills чемпионнар командасында Европаны тәкъдим итүче Жаклин Танцер ("Champions Trust" проекты), “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм WorldSkills Авылы мэры Илнур Рәхимов катнашты. WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары өчен уку тренинглары старт алды Волонтерлар 10.08.2019, 10:01 Бүген, 10 августта, һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерларын укыту башланды. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары үз сменаларына кереште Волонтерлар 02.08.2019, 08:02 Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары командасы үз сменаларына кереште. Беренче ярдәмчеләр эшне “экипировка бирү” һәм “объект белән идарә итү” юнәлешләре кысаларында башлады, берничә көн эчендә сменага “объект эчендә навигация”, “килү һәм китү”, “аккредитация” һәм башка юнәлеш волонтерлары чыгачак. Барысы бергә алар дөнья чемпионатын оештыруда ярдәм итәчәк 3500 булышчыдан торган команда төзеячәкләр. WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты кысаларында үзләренең көчләрен сынап карадылар Волонтерлар 24.05.2019, 11:57 VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалын үткәрүдә 1800 якын волонтер катнашты. Ярышлар бу юнәлеш өчен дә тест чара булды: күп кенә волонтерлар августта узачак дөнья чемпионатында да шул позицияләргә җәлеп ителәчәк. Боларга делегацияләрнең, кунакларның һәм катнашучыларның килү-китүе, транспорт, мәгълүмат өстәле, туклану, тамашачылар белән эшләү, протокол, медицина ярдәме белән тәэмин итү, ярыш мәйданчыклары һ.б. 1234567