Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Авылында чит иллләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын сәламләделәр

Волонтерлар

18.08.2019, 15:09

1/3

Бүген WorldSkills Авылында чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән WorldSkills Kazan 2019 волонтерларын сәламләү тантанасы узды.Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, WorldSkills чемпионнар командасында Европаны тәкъдим итүче Жаклин Танцер ("Champions Trust" проекты), “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм WorldSkills Авылы мэры Илнур Рәхимов катнашты.

Тантананы ачканда мәртәбәле кунаклар һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты волонтерлары командасы составына, 90 ил кандидатларыннан килгән 15 меңнән артык заявка каралганнан соң, Казан һәм Татарстан Республикасыннан 2900 волонтер, Россия төбәкләреннән 500 вәкил һәм 100 халыкара волонтер кергәнен искә төшерделәр.

"Бу масштаблы вакыйганы үткәрү өчен, волонтерлар сыйфатында сез бирегә иң кыйммәтле ресурс - үз вакытыгызны бирәсез. Сездән башка Чемпионат узмас иде. Инде хәзер, үземнең Ворлдскиллстагы юлымны искә төшергәндә, мин сезнең ярдәмегезнең мөһимлеген аңлыйм. Сезнең хезмәтегез ярдәмендә һәр конкурсант үз тормышын үзгәртергә мөмкинлек ала", - ди Австриядән килгән элеккеге конкурсант Жаклин Танцер. Ул 2015 елда Сан-Паулуда үткән дөнья чемпионатында "График дизайн" компетенциясендә катнашкан. Хәзер ул WorldSkills чемпионннары командасында (проект Champions Trust) Европа исеменнән чыгыш ясый.

Волонтерлар барлыгы 33 функциональ юнәлеш һәм 97 төрле позиция һәм рольләрдә – һәр компетенциянең ярыш мәйданчыкларында, хезмәт күрсәтү юнәлешләрендә (транспорт, аккредитация, экипировка, туклануны оештыр уһ.б.) милли җыелмаларны озата бару өчен, һәм шулай ук казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Казан территориясендәге мәгълүмат станцияләрендә эшләячәк.Волонтерлар Чемпионатның барлык объектларында да җәлеп ителәчәкләр. Беренче чиратта -“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә. Ярыш көннәрендә биредә якынча 2500 волонтер хезмәт куячак. “Казан Арена” стадионында ачылу һәм ябылу тантаналарында 900 артык волонтер эшләячәк. Моннан тыш, волонтерлар WorldSkills Авылында, халыкара мәгълүмат үзәгендә, аэропортта, тимер юл вокзалларында һәм башка объектларда ярдәм итәчәкләр.

Волонтерлар эшен контрольдә тотучы “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры урынбасары Александр Карпов волонтерларга Чемпионатта эшләр уңышлы барсын өчен хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм кирәклегенә игътибар итәргә кушты.

“Волонтерлар эше тыгыз эчке хезмәттәшлекне таләп итә. Чемпионатта моның кадәр илдән килгән волонтерларның катнашуы тәҗрибә белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – дуслашу, бердәм, нәтиҗәле, энергияле команда булу һәм чемпионат яхшы узсын һәм конкурсантлар, экспертлар, кунаклар һәм WorldSkills International вәкилләреннән әйбәт бәя алсын өчен барын да эшләү”, - диде Александр Карпов.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары WSI үткәргән 4 халыкара чарада стажировка үттеләр - Competition Preparation Week һәм WSAD2017 (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), EuroSkills (Гетеборг (Швеция, 2016) һәм Будапешт (Венгрия, 2018)). Сменага чыгар алдыннан волонтерлар 4 белем бирү модуленнән торган мәҗбүри укулар узачак. Универсиада Авылы мэры Илнур Рәхимов волонтерларга чемпионатның бурычларын яхшы үтәүләрен теләде.

“Мин сезне WorldSkills Авылында, Россиянең иң яхшы кампусларының берсендә сәламлим. Без WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кебек Россия өчен шундый масштаблы һәм зур әһәмияткә ия булган вакыйга волонтерларының нәкъ менә монда урнашуларына бик шат. Без сезне зур түземсезлек белән көттек, һәм Авылда яшәвегез уңайлы булсын өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте Илнур Рәхимов волонтерларга. – Үз чиратында без чемпионат кунаклары “Казан Экспо” мәйданчыгында да, күбесе беренче тапкыр булачак шәһәрдә дә үзләрен яхшы хис итсен өчен сез барысын да эшләячәксез дип өметләнәбез. Игелекле ихтыяр көчегез өчен рәхмәт әйтәсем һәм чемпионатта яхшы эш һәм уңышлар телисем килә!”

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте