Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар Казанда халыкара Future Skills турниры тәмамланды Чемпионат 26.08.2019, 18:12 Казанда узучы һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында беренчеләрдән булып Future Skills блогы катнашучылары нәтиҗә ясады. Бүген киләчәк һөнәрләрен тәкъдим итүче 25 компетенция буенча җиңүчеләр исемнәре яңгырады. Бүләкләү тантанасы “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенең концертлар залында узды. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм “Яшь професионаллар (WorldSkills Russia)” берлегенең генераль директоры Роберт Уразов катнашты. Try-a-Skill проекты үз эшеңне табарга мөмкинлек бирә Чемпионат 24.08.2019, 16:35 “Казан Экспо” халыкара күргүзмәләр үзәгендә узучы WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты – бу 1354 конкурсант өчен ярышлар гына түгел, ә Try-a-Skill (“Үзеңне сынап кара!”) мәйданчыкларында тамашачылар өчен күп кенә чаралар да. Биредә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты программасына кертелгән төрле һөнәрләр буенча мастер-класслар уздырылачак. Future Skills ярышлары беренче тапкыр WorldSkills дөнья чемпионаты программасына керде Чемпионат 24.08.2019, 10:39 Кичә Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының рәсми ачылу тантансы узды. Әлеге ярышлар тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионаты программасына югары технологияле җитештерү һәм цифрлы икътисад шартларында кирәкле перспективалы һөнәрләр буенча ярышлар – Future Skills кертелде. WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты: беренче көн! Чемпионат 23.08.2019, 16:19 Бүген Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты кунаклары һәм оештыручылары, ниһаять, берничә ел интенсив әзерлек һәм укытуның беренче җимешләрен күрә алдылар – 23 августта бер мең өч йөздән артык конкурсантларның беренче ярыш көне узды! WorldSkills Kazan 2019: тамашачылар өчен 7 төп киңәш Чемпионат 02.08.2019, 12:02 22-27 августта Россия һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итә. Казанда яшәүчеләрнең бар дөньядан килгән профессионалларның ярышуларын карау мөмкинлеге бар. Без ярышлар узачак “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә килүчеләр өчен киңәшләр исемлеген төзедек.