Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Try-a-Skill проекты үз эшеңне табарга мөмкинлек бирә

Чемпионат

24.08.2019, 16:35

1/3

“Казан Экспо” халыкара күргүзмәләр үзәгендә узучы WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты – бу 1354 конкурсант өчен ярышлар гына түгел, ә Try-a-Skill (“Үзеңне сынап кара!”) мәйданчыкларында тамашачылар өчен күп кенә чаралар да. Биредә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты программасына кертелгән төрле һөнәрләр буенча мастер-класслар уздырылачак.

Әгәр сез төзелеш технологияләре белән кызыксынасыз икән, сезгә, һичшиксез, D кластерында урнашкан сантехника, маляр һәм декоратив эшләр буенча ярышлар янындагы осталык мәйданчыклары ошаячак: биредә штукатур булып эшләп, брелок буяп яки суүткәргеч торбаларга кранны тоташтырып карап була.

Мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре фанатлары үзләренең көчләрен С1 кластерында сынап карый ала: биредә кабель чистартып, аны ялгарга, яки чыбыклардан коммуникация челтәре җыярга мөмкин булачак. Shining 3D фирмасы стендында индивидуаль олтыраклар булдырырга һәм аларны 3D-принтерында бастырып булачак.

Иҗат һәм дизайн буенча мастер-класслар С кластерында бара. “Флористика” павильонында сез үз кулларыгыз белән чәчәкләрдән бизәнү әйберләре ясый алачаксыз, ә “Керамика академиясе” стендында керамик эшләнмәләргә бизәк төшерегә мөмкин. Шуннан соң B4 кластерына күчеп, осетин пирогларыннан татып карый аласыз.

WorldSkills хәрәкәтенең күп кенә глобаль партнерлары да үз Try-a-Skill остаханәләрен оештырганнар. BASF химик концерны павильонында сезгә виртуаль автомобиль буярга тәкъдим итәчәкләр. Мәйданчыкларның берсендә суыту системасы электросхемасы җыеп, аны планшет белән идарә ителә торган Danfoss мониторингының болыт системасына тоташтырып булачак.

Студентлар Lincoln Electric компаниясенең VRTEX 360 виртуаль эретеп ябыштыру аппаратында виртуаль эретеп ябыштыру эшләрен башкарып карый алачак. Әлеге җайланма эретеп ябыштыру техникаларының киң диапазонын  модельләштерергә сәләтле һәм үзенең экономиялелеге һәм экологик яктан куркынычсызлыгы ярдәмендә квалификацияле эретеп ябыштыручыларны әзерләгәндә киң кулланыла.

“Киләчәккә билет” проекты стендларында 6-11 нчы сыйныф укучылары 3 блок сорауларына җавап биреп, һөнәр сайлау һәм әзерләнү юнәлеше буенча киңәшләр ала алачак, бу очракта аларның шәхси теләкләре һәм күнекмәләре дә исәпкә алыначак.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда уза. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярыша.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте