Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 илчесе Александр Гудков: “WorldSkills”ны үзем уйлап тапмаганга үкенәм”

Рәсми чара

25.08.2019, 07:26

1/3

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты илчесе, актёр, телетапшырулар алып баручысы, “Вечерний Ургант” һәм Comedy Woman шоу текстлары авторы Александр Гудков чемпионат мәйданчыгында ни өчен аңа мебель җыю ошый, тормышта уңышсызлыкка очрасаң, нишләргә һәм нигә аңа Казан ошый – шулар турында сөйләде.

— Александр, сезнеңчә WorldSkills хәрәкәтенең мәгънәсе нәрсәдә?

— WorldSkills – ул бик шәп тарих, бик җылы тарих! Технологияләр прогрессы гасырында без еш кына бик гади һәм кирәкле нәрсә – хезмәт турында онытабыз. Мин еш кына иҗат лагерьларына чыгыш ясарга киләм һәм миндә яшь буын авыр хезмәттән курка дигән уй бар. 13-14 яшьлек балалардан кем булырга телисез дип сорасаң, алар я коворкингта утырырга яисә сәяхәт итәргә телиләр. Һәм бик азы гына коворкингта утырып яисә сәяхәт итмичә һөнәр алырга тели. Чемпионат идеясы өстә ята һәм ул бик шәп: пешекчеләрсез, эретеп-ябыштыручыларсыз, күп төрле башка һөнәр вәкилләреннән башка без беркая да бара алмыйбыз, әмма моны беркем дә сизми. WorldSkills хәрәкәте – ул бары кешелеклелеккә мәдхия. Аны мин уйлап тапмаганга үкенәм.

— Шоумен – ул һөнәрме?

— Шоумен – ул нигездә сафсата, күзгә төтен җибәрү. Мин шоумен түгел. Мин күбрәк “скиллз” турында... Мин уйлап тапканны башкалар тормышка ашырганны яратам. Минем өчен шулай күпкә кызыклырак... Үзем сәхнәгә чыгып шаяртуга караганда. Ләкин актуаль автор булыр өчен тирә-юньдә ни булганны күзәтеп барырга кирәк. Чынбарлыктан төшеп калырга ярамый. Шуңа күрә без көн саен яңалыкларны күзәтәбез. Бу “Вечерний Ургант” авторы һөнәренең бер өлеше. Бу юыну кебек үк мәҗбүри! 

— “Профессионал” сүзе сезнең өчен нәрсә аңлата?

— Бүген башка бер интервью вакытында да миңа бу сорауны бирделәр, ә минем әзер билгеләмәм юк иде. Мин Википедиягә кереп, “профессионал” сүзенең латинча “profess” – “ант бирү”, “үз дәрәҗәңне саклау” икәнен белдем. Камил билгеләмә. Профессионал – ул һәр көн, һәр сәгать, һәр секунд үз осталык дәрәҗәсен дәлилләүче кеше.

— Әгәр дә шоу, шаярту барып чыкмаса, нишлисез?

— Алга таба барам. “Вечерний Ургант” стартына Америка шоураннеры килде, ул безгә: “Иң мөһиме — уңышсызлыктан курыкмаска”, – диде. Шәп эфир булачак, аннары начар эфир булачак, аннары начаррак, ә аннары тагын да начаррак. Һәм бу нормаль күренеш, бу тормышның бер өлеше. Шуңа күрә мин “уңышсызлыклар” яклы. Без хәтта уңышсызлыклар шоуы да ясарга теләгән идек. Чынлыкта, хәзер егылсаң, торуы бик җиңел дип уйлыйм. Ә барысы каршында егылсаң –  бигрәк тә. Бу игътибарны кулланырга мөмкин, ул да мөмкинлек.  

— Ярышларда нинди компетенция буенча катнашыр идегез?

— Кулинарияне сайлар идем, чөнки бу шөгыльне яратам һәм беләм. Миндә ниндидер рецептлар тоемлавы бар.  Дусларым мине тәмле пешерәсең диләр, һәм мин тыйнак кына ризалашам.  Ветеринарияне сайлар идем, ул минем балачак хыялы. Өч песи хуҗасы буларак, мин ут-су һәм тимрәү аша үттем, төрле авыруларның, даруларның клиник билгеләрен беләм һәм башкалар. Медицина белеме генә җитми... Мебель җыюны сайлар идем. Аннан мин рәхәтлек алам. Мин, ИКЕАдан үземә кирәк булмаган берәр тумбочка алып, төн буе аны җыярга һәм аннары берәрсенә бүләк итә алам. Минем өчен кул эше белән шөгыльләнү – ул шәп релакс, даими акыл эшеннән ял!

—Сезнең Казан турында шаяртуларыгыз бармы?

— Шаяртулар… Әлегә юк. Ләкин хатирәләр бар. Беренче тапкыр мин Казанга 15 ел элек килдем. Ул вакытта мин “яшерен контролер” булып шоколад ясаучы компаниядә эшли идем. Складка барып, чыннан да отчетларда күрсәтелгән кадәр сатылганмы – шуны тикшерергә кирәк иде. Мин Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан өчен җавап бирәм. Казандагы склад Дәрвишләр бистәсендә иде. Шунда барыр алдыннан миңа “Иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайт” дип  “хәер-фатиха” биреп калдылар. 2000 еллар башы иде ул, тыныч булмаган район, “чәнчи” дә алган булырлар иде. Ләкин минем белән андый хәл булмады. Хәзер, әлбәттә, барысы да башкача. Соңгы ун ел эчендә Казан танымаслык булып үзгәрде, Универсиаданы уздырганнан соң бик матурланды! Миңа биредә бик ошый. Бүген ул – уңайлы, матур студентлар шәһәре. Яшьләр шәһәре. Мин яңалык, яшьлек фанаты. Шуңа күрә мин хәзер монда, WorldSkills стандартлары буенча дөнья чемпионатында, шул сәбәпле мин бу чемпионатның Илчесе дә булдым.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте