Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Сергей Крикалёв: “Космос тәҗрибәдән башлана”

Рәсми чара

25.08.2019, 11:07

1/3

Сергей Крикалев – Россия космонавты һәм “Роскосмос” дәүләт корпорациясенең пилот программалары буенча башкарма директоры. Сергей Крикалев космонавтикада озын һөнәри юлы үткән – 1988 елда беренче космик очышыннан башлап һәм 2005 елда ясаган алтынчы очышын исәпкә алып. “Мир” орбита станциясе һәм Халыкара космик станциясенең (МКС) халыкара экипажлары составында Сергей Константинович Җир орбитасындагы яңа “космик йортта” “яши башлаучыларның” берсе булган. Шулай ук ул Америка шаттлында очкан беренче космонавт. 2009-2014 елларда Сергей Крикалев Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәген җитәкләгән.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының Эшлекле программасы кысаларында NASA астронавты Скотт Келли белән бергә “Соңгы чик: йолдызлар дәресләре” сессиясендә чыгыш ясаганнан соң, космонавт, авиация спортчысы, югары пилотаж буенча халыкара класслы спорт остасы, Советлар Союзы Герое Сергей Крикалев үзенең көчле космик хис-кичерешләре, исән калу осталыгы һәм булачак космонавт өчен кирәкле күнекмәләр турында сөйләде.

- Сергей Константинович, һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты илчесе сыйфатында сез ярышлар мәйданчыкларында булдыгыз. Хис-кичерешләрегез нинди?

- Ярышларны күзәтү кызык: монда күрсәтелгән күп юнәлешләрдә минем эш тәҗрибәм бар. Космонавт һөнәре бик күп күнекмәләргә ия булуны күздә тота. Мәсәлән, ул гидравлика герметиклыгын торгыза, пайкалый, һава һәм су чистарткыч системалары белән эшли, медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш. Космоста пешерә белү сәләте җиргә караганда күпкә кирәгрәк. Һәм болар барысы да авырлык югалу шартларында. Бу чемпионатның яшьләр, яшүсмерләр өчен булуы бик яхшы! Белемнәрне никадәр иртәрәк туплый башласаң, һөнәрне сайлау вакытына җиткәндә шулкадәр күбрәк комплект тупларга өлгерәсең.

- Ә сезнең үз һөнәри юлыгыз ничек башланды?

- Инженер-механикка укыганда, мин ракета төзелешен өйрәнә идем, аннары самолетларны очыра башладым, самолетларга хезмәт күрсәтү буенча техник белгечлек алдым. Барлык шушы тәҗрибәм космос белән бәйле эшемә база булды.

- Soft skills – нәтиҗәле аралашу, карарлар кабул итү, җайлашу күнекмәләре – заманча һөнәрләр дөньясында зур роль уйный. Космонавтка болар кирәкме?

- Әлбәттә. Ябык пространствода бик күп факторлар уңайсызлыклар тудыра. Аларга җайлашу һәм чыннан да әһәмияткә ия булган әйбергә игътибарны туплый белү бик мөһим. Төркемдә эшли белү бик кирәк.

- Сез стресслы хәлләргә еш юлыккансыздыр. Ничек җиңеп чыга идегез?

- Стресс хисен күнегүләр вакытында киметергә өйрәнәсең. Әзерлек программасы, мәсәлән, төрле тозаклардан тора. Ягъни гадәттән тыш хәл килеп чыгуын көтеп, аңа әзерләнәсең. Максималь рәвештә игътибар туплыйсың, нервлар киеренке халәттә. Ә берни дә булмый. Кайчан булачагын да, гомумән, булачакмы ул –белмисең. Мондый хәлдә үз-үзеңне тота белү һәм паникага бирелмәү бик мөһим. Тагын бер кирәкле сыйфат – үз сүзең һәм игътибарың белән идарә итә белү. Ватылган очракта, син бер үк вакытта җирдәге хәлләр турында телдән хисап тотарга, ниләр булганын күрергә һәм бу хәлдән чыгар өчен барысын да эшләргә тиешсең.

- Ягъни космонавт мәгълүматны тиз эшкәртә белергә тиеш?

- Һәм комплекслы  рәвештә. Күнегүләр вакытында безне кешеләр килеп ярдәм итә алмаячак ачык диңгездә, тауларда, урманда исән алырга өйрәтәләр. Нигездә, моның өчен тәҗрибәле турист күнекмәләре кирәк. Бары тик бер аерма белән – безнең киемнәр урманда, суда, карда булыр өчен яраклашмаган. Ул – авырлык югалу халәтендә эшләү, космик очыш өчен. Һәм без үз мөмкинлекләребезне тышкы шартлар белән чагыштырырга һәм дөрес карарлар кабул итәргә тиеш. Моның өчен биология, физика, химияне белү генә җитми, бу белемнәрне практикада һәм төрле комбинацияләрдә куллана белергә дә кирәк.

- Үз эшегездә рискка еш барасызмы?

- Риск – игелекле эш, ләкин кирәкле вакытта, синең тарафыңнан җентекләп өйрәнелгән, ә нәтиҗәләре бәяләнгән очракта гына. Уйланылмаган риск космоста бик куркыныч.

- Башка ил вәкилләре белән уртак тел табу мөһимме?

- Халыкара космик станцияләрдә күп кенә уңышлы проектлар халыкара программа нәтиҗәләре булып тора. Бу киләчәк өчен мөһим күнекмә, шул исәптән, Айдагы станция белән бәйле проектлар өчен дә.

- Сез ясаган иң зур ялгыш?

- Иң зур ялгышларны мин күнегүләр вакытында җирдә ясадым дип әйтә алам. Аларны космоста кабатламадым, һәм шуңа күрә мин монда сезнең белән сөйләшеп торам.

- Космоста сезне нәрсә гаҗәпләндерде?

- Космоска очудан туган хис-тойгыларны сурәтләү бик кыен. Иң көчле тәэсирем, мөгаен, минем беренче тапкыр авырлыксызлыкта очучы Халыкара космик станциясен күргәч тугандыр. Аның чыннан да 8 км/с тизлек белән очуына ышану авыр иде.  

- Җирдә нинди космик тәҗрибәне кулланыр идегез?

- Халыкара космик станция – ул йомык мохит, анда бернәрсәне дә пычратырга ярамый. Анда һавадагы дымлылык эчә торган суга әйләнә, һава рециркуляцияләнә, калдыклар минимумга китерелә һ.б. Күп кенә шушы технологияләрне монда да кулланырга мөмкин һәм кирәк.

- Космик тармакта технологик алгарыш ни дәрәҗәдә?

- Беренче чиратта ул даими камилләшә торган җиһазлар. Ул бик кызык, безнең тормышыбызны алга этәрә. Яңа очу – яңа тәҗрибә, идея, проект. Берничә тапкыр “самолетларга хезмәт күрсәтү ул отвертка, чүпрәк, пычрак” дигәннәрен ишеттем. Бу күптән инде алай түгел. Бу күптән телеметрия, программалаштыру, автоматлаштыру. Июнь аенда бездә космонавтлар командасына туплаулар башланды һәм чемпионатта шушы һәм чиктәш белгечлекләрдә чыгыш ясаучы егетләр һәм кызлар заявка биреп, үз көчләрен сынап карый алалар.

- Ни өчен, сезнең карашка, гамәли күнекмәләр мөһим?

- Дөнья көннән-көн технологик яктан камилләшә бара, һәм безгә бу байлыклардан файдалану өчен бик нык уйланырга кирәкми. Әмма аларны булдыруда катнашу, бу процесска җәлеп ителү күпкә кызыграк бит. Космонавт тәҗрибәсе гадәттән тыш төрле. Мин бер юнәлештә осталыкка ирешкән егет-кызларның икенче юнәлешкә күчүләрен теләр идем. Космоска юл шундый.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте