Еш бирелүче сораулар
Future Skills компетенцияләре кайда урнашкан?
Future Skills компетенцияләре “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенең F кластерында урнашкан. Компетенцияләр зоналары ничек урнашканын "Казан Экспо" картасы" бүлегендә яки рәсми мобиль кушымтада танышырга мөмкин.
Future Skills компетенцияләре буенча ярышлар кайчан була?
Future Skills компетенцияләре буенча ярышлар 23-26 август көннәрендә узачак. 26 август көнне сәг. 17:00-19:00 Future Skills катнашучыларын бүләкләү тантанасы үтәчәк (“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенең А кластеры, концертлар залы). Тулырак расписание белән "Чемпионат программасы" бүлегендә танышырга мөмкин.
Future Skills бүләкләү тантанасына ничек эләгергә мөмкин?
Тантанага эләгү өчен, ticket@worldskillskazan2019.com почтасына заявка җибәрергә кирәк. Future Skills бүләкләү тантанасына билетлар бушлай, әмма урыннар саны чикләнгән.