Еш бирелүче сораулар
Нинди электр розеткалары файдаланыла? Электр челтәренең көчәнеше нинди?
Электр челтәренең көчәнеше: 220В/50 Гц.
Розетка төрләре: CEE 7/4, CEE 7/7, CEE 7/16, CEE 7/17, Schuko. Сезгә электр җиһазлары өчен адаптерлар яки күчеш җайланмалары кирәк булырга мөмкин.
Казаннан нинди сувенирлар алып китәргә мөмкин?
Казанда туристларга сувенир продукциясе һәм милли товарларның зур ассортименты тәкъдим ителә: түбәтәйләр, йомшак күн аяк киемнәре һәм читекләр, ат казылыгы, чәк-чәк һәм башкалар. Сувенирлар сата торган кибетләрнең күбесе җәяүлеләр урамы булып саналган Бауман урамында урнашкан.
Россиядә нинди валюта кулланыла?
Сум (рубль) — Россия Федерациясенең акча берәмлеге. Россия сумының (рубль) хәреф коды - RUB, бер сум (рубль) 100 тиенгә тәңгәл.
MasterCard, Visa һәм American Express кебек чит ил кредит карталары белән куллану мөмкинлеге дә бар.
Казанда нинди файдалы телефон номерларын белергә кирәк?
Ашыгыч хезмәтләр – тел. 112
Янгын хезмәте – тел. 101
Полиция – тел.102
Ашыгыч медицина ярдәме – тел.103