Еш бирелүче сораулар
Казан кайда урнашкан?
Татарстан Республикасының башкаласы һәм зур порт булган Казан шәһәре Россиянең Европа өлешендә урнашкан. Ул Идел буендагы иң зур шәһәрләрнең берсе. Аның халкы 1 251 969 кеше тәшкил итә, милләтләр саны йөздән артык.
Казан Мәскәүдән нинди ераклыкта урнашкан?
Казан Мәскәүдән көнчыгышка таба 820 км ераклыкта урнашкан (самолет белән 1 сәгать очарга). Шәһәр турында күбрәк "Казан" бүлегендә белергә мөмкин.
Казанда җәен һава торышы нинди?
Җәен уртача һава температурасы +17-20 °C. Җәй чагыштырмача җылы һәм эссе һава торышы белән характерлана. Татарстан башкаласында август - кояшлы һәм коры ай. Әмма көндезләрен җылы булса да, кичен, кояш батканнан соң, салкынчарак.
Казанда һәм аннан читтә нинди истәлекле урыннарда булырга кирәк?
Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының истәлекле урыннары белән “Урыннар” бүлегендә танышырга мөмкин.
Шулай ук Чемпионат кунакларының “Казан шәһәренең туристик-мәгълүмати үзәге” - WorldSkills Kazan 2019 рәсми лицензиатына экскурсияләргә заказ бирә ала. Бу хакта тулырак "Экскурсияләр" бүлегендә.