Еш бирелүче сораулар
Чит ил физик затларына Россия Федерациясенә шәхси файдалану өчен таможня аркылы түләүсез нәрсә алып керергә мөмкин?
Алып керергә мөмкин әйберләр исемлеге:
1. Шәхси характердагы предметлар: кулланудагы кием һ.б. әйберләр (чикләнмәгән күләмдә);
2. Фотоаппарат, видеокамера, ноутбук һәм башка шундый җайланмалар (һәркайсын бердән артык түгел);
3. Мобиль телефон, смартфон һәм башка шундый җайланмалар (2 артык түгел);
4. Исерткеч эчемлекләр (3 литрдан артык түгел);
5. Җиһазлар һәм спорт кирәк-яраклары;
Алып керү/чыгу нормалары Таможня чиге аша узучы затлар өчен белешмәдә җентекләбрәк күрсәтелгән.
Товарга нинди документ белән декларация ясарга кирәк?
Товарга пассажир таможня декларациясен тутырырга кирәк. Ул рус һәм инглиз телләрендә тутырыла.
Пассажир таможня декларациясенең бланкы таможня аркылы үткәндә бирелә.
Пассажир таможня декларациясенең бланкын алдан ук Федераль таможня хезмәтенең рәсми сайтыннан бастырып алырга мөмкин.
Әгәр багаж халыкара авиарейсында башка багажлар белән бергә килмәгән очракта нәрсә эшләргә кирәк?
Багаж килеп җитмәгән очракта, таможня контроле зонасында пассажир таможня декларациясен тутырырга һәм “Lost&Found” хезмәтенә акт төзү өчен мөрәҗәгать итәргә, югалган әйберләрнең төгәл тасвирламасын язарга һәм багаж тамгаларының санын күрсәтергә кирәк. Пассажир таможня декларациясен һәм багаж квитанцияләрен әйберләрнең төзеклеген тикшерү һәм алу вакытына кадәр сакларга кирәк.
Үзең белән күпме акча алып керергә/чыгарга мөмкин?
Таможня декларациясен тутырмыйча 10 000 АКШ долларыннан артмаган күләмдә акча алып керергә/чыгарга мөмкин. Әгәр акча 10 000 доллардан артып китсә, пассажир таможня декларациясен тутырырга кирәк. Банк карталары контрольдә тотылмый.
Үз багажыңда азык-төлек продуктларын алып керергә буламы?
Хайван һәм үсемлек продуктларын завод капларында 1 кешегә 5 кг артмаган күләмдә алып керү рөхсәт ителә.
Ничек дөрес итеп даруларны алып керергә/чыгарырга?
ФӘКАТЬ наркотик, психотроп яки көчле тәэсирле матдәләр булган даруларга гына мәҗбүри декларация ясала.
Бу очракта пассажир таможня декларациясен тутырырга һәм авыру тарихының күчермәсе яки табиб рецептының берсен бирергә кирәк.
Югарыда санап үтелгән көчле тәэсир итүче матдәләр булмаган даруларны Россиядә вакытлыча яшәгәндә җитәрлек күләмдә ирекле рәвештә алып керергә мөмкин.