Тамашачыларга
Бала арбалары бирү
Кечкенә бала белән килгән тамашачы, үзләренекен өйдә онытып калдырган очракта, балалар арбасы ала алды. Бу хезмәттән объект эшләгән вакытта файдаланырга мөмкин иде.
Арбалар алу өчен алдан керү билетын һәм паспортны әзерләп кую соралды.
Туклану
Тамашачылар өчен төп ресторан А кластерының 3 нче катында урнашкан. Рестораннан тыш, кластерларда кечкенә туклану зоналары, шулай ук ашамлык һәм эчемлек автоматлары бар иде.
Түләүне акчалата яки акчасыз исәп-хисап аркылы башкарырга мөмкин иде. Барлык транзакцияләр һәм исәп-хисаплар бары сумнарда гына башкарылды.
Медпункт
Объектта һәрвакыт медицина бригадалары дежурлык итте. Медицина ярдәме кирәк булган очракта һәркем картада күрсәтелгән медпунктларга яки теләсә кайсы медицина бригадасына мөрәҗәгать итә алды.
Гыйбадәт бүлмәсе
Дүрт конфессия (ислам, православие, католицизм һәм буддизм) өчен гыйбадәт бүлмәләре объект эшләгән вакытта ачык булды. Алар А кластерының 1 һәм 2 катында урнашкан (эскалатор артындагы А1 керү юлы).
Мәгълүмат
Объект, хезмәтләр, компетенцияләрнең кайда урнашканлыгы һәм башка нәрсәләр хакында актуаль мәгълүматны объектның мәгълүмат өстәлләрендә алырга мөмкин иде.
Шулай ук анда югалган әйберләрне табуга, табылган әйберләрне кайтаруга гариза калдырыга мөмкин иде.
Табылдыклар бюросы
Чемпионат уздырылучы объектларда әйбер югалткан очракта, якындагы мәгълүмат өстәленә яки “Табылдыклар бюросы” системасында эзләү өчен саклау камераларына мөрәҗәгать итәргә кирәк иде.
Әгәр әйбер системада табылмаган очракта мәгълүмат өстәлендә яки саклау камерасында югалту турында гариза язарга кирәк иде.
Саклау камералары
Чемпионатның һәр мәйданчыгына керергә комачау итмәсен өчен, зур габаритлы әйберләрне, кулчатыр, зур сумкаларны һ.б. саклау камерасында калдырырга мөмкин иде.
Саклау камерларының эшләү вакыты:
- 23 август – 08:00 - 19:00
- 24 август – 08:00 - 19:00
- 25 август – 08:00 - 19:00
- 26 август – 08:00 - 19:00
Wi-Fi
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә бушлай Wi-Fi эшләде. Аңа беренче тапкыр челтәргә тоташканда килгән СМС аркылы авторизация ясап тоташырга мөмкин иде.