Яңалыклар Барысы Рәсми чара Чемпионат Эшлекле программасы Эстафета Волонтерлар Партнерлар WorldSkills International әгъзалары булган илләрнең милли җыелмалары Казан һәм Татарстанның Лаеш районы мәктәпләрендә булдылар Рәсми чара 22.08.2019, 14:02 Бүген, 22 августта, WorldSkills International әгъзалары булган илләрнең милли җыелма әгъзалары мәдәни элемтәләр һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максаты белән Казан шәһәре һәм Татарстанның Лаеш районы мәктәпләренә бардылар. Һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты катнашучылары укучыларга үз илләре турында сөйләделәр һәм “Бер мәктәп – бер ил” проекты кысаларында төрле компетенцияләр буенча интерактив мастер-класслар уздырдылар. Росатом WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында яшүсмерләр өчен махсус TeenPower мәйданчыгы ача Партнерлар 22.08.2019, 13:24 Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә тантаналы рәвештә “Росатом” дәүләт корпорациясе “яшүсмерләрдән яшүсмерләр өчен” принцибы белән оештырган TeenPower белем бирү мәйданчыгы ачылды. Россиядә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачыла Рәсми чара 22.08.2019, 10:10 “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты инде бу пәнҗешәмбедә, 22 август көнне старт ала. Зиннәтле ачылу тантанасы “Казан Арена” стадионында үтәчәк. Профессионализм бәйрәменә әйләнәчәк һәм дөньяның иң яхшы үз эше осталарын ачыкларга ярдәм итәчәк ярышларда 63 илдән килгән мең өч йөздән артык конкурсант катнашачак. Казанда “Бер мәктәп – бер ил” проекты старт ала Рәсми чара 22.08.2019, 08:04 Бүген 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында “Бер мәктәп – бер ил” белем бирү проекты старт ала. WorldSkills International оешмасына керүче милли җыелма вәкилләре Казан һәм Татарстанның 58 мәктәбендә булачаклар. Car-O-Liner һәм WorldSkills - WorldSkills 2019 чемпионатының кузов ремонты буенча яшь белгечләр өчен отышлы хезмәттәшлек Партнерлар 21.08.2019, 14:25 22-27 август көннәрендә Казан профессионаллар башкаласына әйләнәчәк - биредә 45 нче WorldSkills чемпионаты узачак. WorldSkills хәрәкәтендә катнашучы 63 ил һәм төбәктән мең өч йөздән артык конкурсант 56 һөнәри күнекмә өлкәләрендә ярышачак. Бу Россиядә 2019 елда үткәрелгән иң зур халыкара вакыйга булачак. 1...45678...49