Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Росатом WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты кысаларында яшүсмерләр өчен махсус TeenPower мәйданчыгы ача

Партнерлар

22.08.2019, 13:24

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә тантаналы рәвештә “Росатом” дәүләт корпорациясе “яшүсмерләрдән яшүсмерләр өчен” принцибы белән оештырган TeenPower белем бирү мәйданчыгы ачылды.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының милли стратегик партнеры Росатом яшь аудиториягә мөрәҗәгать итәр өчен үзенең күргәзмәләр стендын кулланырга карар бирде. Дөнья чемпионатына Россиянең бар почмагыннан 45 мең мәктәп укучысы килүе көтелә: TeenPower мәйданчыгында алар белем бирү программаларында, Ted Talks форматындагы дискуссияләрдә катнаша, заман яшьләре турындагы фильмның соавторлары була һәм истәлекле сувенирлар ала алалар.

“Росатом” генераль директоры Алексей Лихачев проект хакында: “Яшь кадрларны әзерләүдә “WorldSkills стандартларын кертү буенча Росатом тәҗрибәсе бездә талантлы яшьләр булуын күрсәтте. Аларга бары шартлар тудырырга, мөмкинлекләр бирергә генә кирәк, һәм алар үзләренең потенциалларын ачачаклар. Шуңа күрә Казандагы стендыбызда талантларны ачу атмосферасын тудырырга булдык. Һәм аны чын мәгънәсендә балаларга бүләк иттек. Сез TeenPower стендында күргән барлык нәрсәләр барысы да балалар тарафыннан эшләнгән – исем һәм дизайннан башлап лекцияләр һәм чыгышлар контентына кадәр. Олылар бары ярдәм генә иттеләр. Бу проект мәйданчыгын Россиянең ике йөздән артык яшүсмере эшләде. Яшь партнерлар эше безгә илебездә эш базарының киләчәге ышанычлы кулларда булуга өмет бирә”, – ди.

“Росатом күп еллар дәвамында хезмәткәрләрнең һөнәри әзерлеге югары стандартларына ярдәм итә һәм аларны үстерә. Росатом хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча корпоратив чемпионат дөньядагы иң эре чемпионатларның берсе булып тора. Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кысаларында хезмәттәшлегебезнең дәвам итүенә шатмын һәм аның зур киләчәге булуына ышанам”, – дип билгеләп узды “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры Роберт Уразов.

Teen Power мәйданчыгына беренче булып РФ Хөкүмәтенең Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, WorldSkills International Президенты Саймон Бартли, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Future Skills Россия милли җыелмасы әгъзалары һәм башка рәсми затлар аяк басты.

Татарстан П резиденты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның “Росатом” дәүләт корпорациясе белән күп төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлеген үстерүен ассызыклады. “Без 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты кебек бик мөһим проект кысаларында да хезмәттәшлек итүебезгә шат. Һөнәри осталыкны һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга көчләрне берләштерүебез бик яхшы. Бу безнең илдә дә, чит илләрдә дә күнекмәләр үсешенә зур йогынты ясаячак”, – дип билгеләп узды Татарстан Президенты.

Дүрт көн эчендә TeenPower мәйданчыгында 40 лекция, мастер-класслар һәм чыгышлар узачак, шул исәптән үз юлыңны эзләүгә һәм һөнәреңне сайлауга багышланганнары да. Шулай ук теләгән һәр кешегә сәхнәгә чыгып, үзен борчыган темага чыгыш ясарга һәм үз фикере, тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкинлек биргән “Ачык микрофон” форматы да каралган.

Спикерларның уртача яше - 15, ә иң кечесенә – 12 яшь. Лекторийда катнашучыларның берсе –18 яшьлек Казан кызы фотограф Илина Баймуратова. Күрү сәләте белән проблемалар булуына карамастан, Илина IV “Абилимпикс” Милли чемпионатның төбәк этабында “Фотограф – репортер” номинациясендә җиңгән һәм профессиональ фотограф булырга укый: “Мин актив тормыш рәвеше алып барам һәм киләчәктә “үзенчәлекле” фотографлар өчен мәктәп ачарга теләгем бар. TeenPower кысаларында мин үз үрнәгемдә яшьтәшләремә ничек үз эшемне табуым һәм миңа нинди каршылыклар аша узарга туры килүе турында сөйләргә телим”.

Санкт-Петербургтан килгән 15 яшьлек Лиза Сняткова балалар дипломатиясе һәм сәнгать белән мавыга: “Сәнгатьне, аеруча кино һәм театрны бөтен күңелем белән яратам. Театрда мин инде алты, ә кинода – 4 ел. Миңа гуманитар фәннәр якынрак, барысыннан да бигрәк тарих һәм әдәбиятны яратам. Бер нәрсәгә генә тукталып булмый, дөньяда башка бик күп кызыклы нәрсәләр бар. Мин TeenPower Production командасы әгъзасы буларак, чемпионатта яшүсмерләр – яшь булуның авырмы икәнлеге турында кино төшерәчәкмен. Без барлык кинога төшәргә теләүчеләрне катнашырга һәм олыгаю турында үз хис-кичерешләре белән уртаклашырга чакырабыз!”

Teen Power мәйданчыгы “Казан Экспо”ның А павильонында 23-26 август көннәрендә сәг. 9.00-17.00 эшләячәк. Чараларның расписаниесе, фотоотчетлар һәм яңалыклар белән проектның VK һәм Instagram челтәрләрендәге битләрендә танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Росатом фотосы